Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешене үлемнән коткарган

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында дустын батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, үлемнән алып калган Сайфуллин Айрат Ильяс улына Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ай элек райондашыбыз Рамиль Гәлләмов бәлагә очраган иде.  Сәламәтлегенә бик нык зыян килеп, бүген дә әле ул хастаханәдә дәвалануын дәвам итә.  Ул  көнне әгәр ерак түгел генә Айрат булмаса, коточкыч хәл була алыр иде. Бер минут та уйлап тормыйча, ул Рамильгә ярдәмгә ташлана -  егет чын ирләрчә гамәл кыла. Һәм ул бәяләп бетергесез. Батырлыгы өчен рәхмәт аңа! Улларында кыюлык һәм батырлык кебек мөһим сыйфатлар тәрбияләгән өчен әти-әнисенә  дә аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Ә Рамильгә исә чын күңелдән,  исән - сау терелеп чыгуын теләп калабыз!

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Ленар Хуҗин фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев