Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешеләр белән эшләргә ярата

Гомере буе үз һөнәрләренә тугры калучы райондашларыбыз белән сезне һәрдаим таныштыра киләбез. Бүгенге язмам герое – районның ДОСААФ оешмасында теоретик нигезләр буенча белем бирүче Әдһәм Әхмәдҗанов. Инде 37 ел үз эшен яратып башкаручы мөгаллимнән миңа да дәресләр алырга туры килде.

Т е л ә ч е у р т а м ә к т ә б е н тәмамлаган егет үз теләге белән Ватан алдындагы бурычын үтәргә алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайтканнан соң, Казанда индустриаль-педагогик техникумда белем ала. 1985 елда районның ДОСААФ оешмасына эшкә кайта ул. “Башка һөнәр белән шөгыльләнергә уйлаганым да юк. Укучыларымны яратам. Кешеләр белән эшләү күңелемә якын. Укып чыккан укучыларың ничә еллар узганнан соң да сәлам биреп узса, анысы тагы да күңелле”, - дип елмая әңгәмәдәшем. Әдһәм абый әйтүенчә, хезмәт юлының беренче елларында күбрәк оешмалар үзләрендә эшләүчеләрне таныклык алырга укыта. Бер төркемдә укучылар саны 40ар кеше була. Бергә җыелып укыгач, укытуы да ул заманнарда авыр тоелмый. “Хәзер кеше күбрәк үзе өчен укый. Аеруча хатын-кызлар күп. Кайсы укуда, кайсыберләре эштән китә алмый. Шуңа аларның җаена карап төрле вакытта дәрес бирергә туры килә. Группа җыюы авыррак”, - ди укытучы. Шулай ук ДОСААФ мөгаллимнәре мәктәпләргә дә барып укыта. Районыбыздан читтәрәк урнашкан авылдан килеп йөрүчеләр өчен бу аеруча кулай, билгеле. Аларга иң беренче чиратта тырышырга, күңел биреп укырга киңәш итә Әдһәм абый. Ә укучылары юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче укытучыларын бары яхшы яктан гына искә ала. “Сабыр, әкрен генә аңлата, кабатлап сорасаң да ачуланмый”, - диләр аның хакында. Коллективта да абруе зур. Хезмәттәшләре дә хөрмәт итә Әдһәм Илдус улын. “Берәр кагыйдәне төнлә уятып сорасаң да ялт итеп җавап бирә. Курсантларның һәркайсын индивидуаль якын килеп өйрәтә. Укый торган төркемне исеме белән истә калдыра. Шуның кадәр тәҗрибәле, белемле ул”, – ди җитәкчесе Рәис Нуртдинов. Гаилә тормышына күз салсак, Әдһәм абый алтмыш ел элек беренче бала булып дөньяга килә. Энекәше Илһам белән кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. “Әтиәни безгә дөрес тәрбия бирде. Аларның гаилә өчен тырышып эшләгәннәрен күреп, үзләреннән үрнәк алып яшәдек. Хатын-кыз эше дип тормадык, кер дә үтүкләдек, идән дә юдык, ашарга да пешердек”, - дип бала вакытларын да сагынып искә ала әңгәмәдәшем. Үзе дә тормыш иптәше Гөлшат апа белән 36 ел гомер кичерә. Кызлары Гөлиянең үз тормышы бар. Уллары Алмаз КФУда хезмәт куя. “Балаларның кайтканын көтеп торабыз. Оныгыбызны яратып туя алмыйбыз. Һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп яшәп яткан чагыбыз, сеңлем”, - ди Әдһәм абый. Әнә шулай абруйлы укытучы, гаиләсендә уңган ир-ат 60 яшьлек юбилеен каршылый. Якыннары, хезмәттәшләре һәм укучылары исеменнән юбилярга алдагы тормышында зур уңышлар, ә иң мөһиме сәламәтлек телик. Эшләре уң, белем биргән укучылары рәхмәтле булсын.

Алинә Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев