«Халыкка хезмәт иткән генә халыкның хөрмәтен ала һәм Аллаһ каршындагы дәрәҗәгә ирешә”, - дидесөекле пәйгамбәребез (с.г.в)
Әйе, әнә шундый зур дәрәҗәгә ирешергә мөмкинлекләрне ача Бөтендөнья татар конгрессының региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы.
Сүзем әлеге оешманың Чистай җирлегенә булган гаять эчтәлекле, искиткеч милли рух белән сугарылган сәяхәте хакында булыр. Бу чарада Россиянең өч регионыннан, Татарстанның утыз районыннан 100гә якын татар мослимә хатын-кызлары катнашты.
Очрашу татар мөселман хатын-кызлары образын узенең “Зөләйха” әсәрендә чагылдырган Гаяз Исхакыйның туган авылы – Яуширмәдә урнашкан музееннан башланып китте. Шушы авылда, мулла гаиләсендә ңченче бала булып дөньяга килгән Гаяз Исхакый, татар әдәбияты, татар милләте язмышы, ислам динебезнең авыр чорларында басымнарга бирешмичә куп хезмәт иткән, татар мөселман хатын-кызы язмышын бер образга туплаган шәхес ул.
Чиста саф һавалы, кояшлы вә җиләс авыл иртәсендә Гаяз Исхакыйның мөһите белән хозурланып сәяхәтебезне Чистай шәһәрендә дәвам тттек.Анда килеп керү белән безне 200 елдан артык тарыхы булган, мәчетләрне бетерү чорында да бер конгә, бер сәгатькә дә ишекләрен ябып тормаган “Нур” мәчете каршы алды. (Нур мәчете фотосы) Бу мәхәллә гаҗәп нык, матур зәвыклы, анын янында эшләп килүче ашханәсе дә бар. Биредә корьән мәҗлесләре, никах тантаналары, бәби чәйләре һәрдаим үткрелеп тору белән беррәттән көн саен мохтаблар очен тәмле ашлар әзерләп йортларына таратып Аллаһ Тәгалә крашында олугъ савап эшлиләр Мәш Аллаһ. Әйе, кунакчыл бит ул татар халкы, кая гына барма сый-хөрмәт чәк-чәк белән каршы алакунакны. Ә Чистайлар ничектер үзгә, чын мишәрләрчә, кочле рухлы , моңлы аһәңле.
Чистай урамнары белән таныша таныша инде дуслашып туганлашып өлгергән бер торкем ак калыаклы хатын-кызлар киләсе билгеләнгән урын, Ислам үзәгенә юл тоттык. Монда безне Ботендөнья татар конгрессының Чистай җирлеге оешмасы җитәкчесе Галимов Фәрит Мөҗип улы һәм Ботендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Закирова Рушания Вахит кызы ислам үзәге белән таныштырды.бу бина үзенең тарихи үзенчәлеген асылын югалтмаган, чал тарихлы татар мөселман мөхите белән чорналган. Бинага килеп керү белән татар бистәсеннән, республикабызның Аллаһ йортлары сүрәтләнгән рәссамнарның хезмәте булган картиналар галереясы күргәзмәсе белән танышудан башланып, ислам үзәгенең тарихы “Ак калфак” татар хатын-кызларының Чистай җирле оешмасы эшчәнлеген өйрәнү булды. Ә инде зшчәнлеккә килгәндә, монда бердәилек алга сөрелә. Ислам үзәгенең икенче катында ислам мөхтәсибәте, “Ак калфак”лар, Ислам мәгариф бүлегекүше бүлмәләрдә генә урнашкан. Аларның бердәм булулары эшчәнлекләрендә ачык чагыла. Моңа мисал итеп, берлектә театральләштерелгән спектакльләр төшерәләр, күмәк чаралар дини бәйәмнәр, татар халкының горыф гадәтләрен чагылдырган очрашу, чаралар аркылы заман яшьләрендә, балаларда ислам динебезгә, милләтебезгә мәхаббәт тәрбиялиләр. Хезмәтләренең бер өлешен нәсел шаҗәрәләре, кул эшләнмәләре, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре, китапханәгә каршындагы “Энҗеләр” түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗат ңимешләре тәшкил итә, алар белән һәрдаим таныштырып торалар.
Без кунаклар әлеге тырыш, эшчән милләт җанлы чистайлыларның энергетикасы белән дәртләнеп танышуыбызны дәвам иттердек. Киләсе тукталыш 19 гасырда ук Мөхаммәтзакир ишан Камалов төзеткән мәдрәсә бинасы. Бу мәдрәсәдә куренекле шәхеслзәр белем алган, алар арасында татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, зур галим Ризаитдин Фәхретдин, журналист Тактаров, Чистапулилар бар, моннан чыгып мәдрәсәнең дәрәҗәсен ачыкларга мөмкин. Мөхаммәтзакир Камалов ул укытучы җәмәгать эшлеклесе, икенче гилдия купецы булган һәм Аллаһ ризалыгы өчен, милләте өчен ул үзенең малын мәдрәсә төзетергә, гыйлем учагының эшләвенә сарыф итә, бүгенгесе көндә дә әлеге бина асылын саклап “Камалия” балалар ял итү һәм үстерү үзәгебулып эшчәнлеген дәвам итә әлхамдүлилләхи шөкер!
Иң элек “Алга” музеена үттек, анда инде безне тарихчы, танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты, Чистай авыл хуҗалагы техникумы тарих укытучысы хакимова Әлфия ханым Зәйнулла кызы һәм аның тормыш иптәше траихчы, Чистай татар театры режисеры Хакимоы Гоман Мәсгут улы бина тарихы, аңа нигез салучының казанышлары хакында сөйләделәр. Тынлап торсаң таң каласың, Мөхаммәтзакир ишан хәзрәт Камаловка карата хөрмәт,ихтирам белән горурланып безнең Ишан хәзрәтебез дип сөйлиләр. Без инде үз чиратыбызда тын да алмый бинаның икенче катына күтәрелдек. Монда балалар өчен сенсор бүлмә, робототехника, “Чәк-чәк” гаилә клубын күреп үзебезгә тәҗрибә туплап уйланырга, омтылырга урын барлыгын, аларны үзебезгә үрнәк итеп алдык. Чистай татарларының горурланып, үсештә яшәүләрен аңладык.
Утырыш милли яңарыш йолдызы , Роза Әхмәт кызы Туфитуллованың “Язмыш җиле” романын тәкъдим итү чарасы белән дәвам итте. Роза Туфитуллова үзе Азнакай районы кызы булса да,Чистай шәһәрене үз иткән һәм романының герое итеп Мөхәммәтзакир ишан хәзрәт Камаловның кызы Гөлсем Камалованы сайлаган, Гөлсем Камалова сугышта, ут эчендә шәфкатҗ туташы булып эшләгән, туган җире Чистайга кайтуы һәм аның аша хатын-кызның көчле, мөләем, олы йорәкле зат итеп сүрәтләгән. Роза Туфитуллова барлык хезмәт юлын журналистикага багышлый, Татарстан телерадио тапшырулар, балалар һәм яшүсмерләр тапшыруы баш мөхәррире, аннары “Яшь ленинчы” газетесы, “Ялкын” журналының баш мөхәррире, 1988 елда “Сөембикә” журналының баш редакторы итеп сайлана.
Кунаклар арсында Роза туфитуллованың иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре дә бар иде, Бөтендөнья татар конгрессының региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова; журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция ханым Кашапова; татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан язучылар берлегенең Габдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Нурив Вакыйф Вәкил улы; журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Ильмира ханым Закирова; якташлары шагыйрә Минзифа ханым Әхмәтшиналар үзләренең “Язмыш җиле” романы хакында хис-тойгыларын һәм Роза ханымның сәламнәрен җиткерделәр. Ә Чистай “Ак калфаклары” бу романнан “Чистай чәе” куренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр.(фото) Утырыш, Хакимов Госман Мәсгут улы башкаруында “Әй язмыш, язмыш” җыры белән тәмамланды. Ә без юлыбызны “Татар сумагы” буйлап дәвам иттек. Чистайның әвәле зыялы, бай татарлар яшәгән урамыннан шул чордагы бүгенгәчә сакланып калган ике катлы йортлар, фото архивлар белән танышып 19 гасырга кайтып килдек.
Татар халкының горыф-гадәтләре, җыр биюләр белән безне “Восток” мәдәният үзәге каршы алды һәм Чистай “Ак калфак” татар хатын-кызларының Г.Камаләсәре буенча куелган “Банкрот” спектакленнән өзек карап үттек. (фото)
Программа шуный тыгыз, мул мәгълүмәткә ия ки, хәтта вакыйгалар агымынна җитешеп булмый иде. Ә максат, бер кон эчендә Чистай татарларының яшәешен, тарихын өйрәнеп танышу бит. Килсе ноктабызда “2нче гимназия” укучылыры көтә иде. Монда да үзләренең спорт, мәдәният, рәсем сәнгате, җыр- биюгә осталыкларын, уңышлары белән бүлештеләр. Соңыннан пленар утырышта конгә берникадәр нәтиҗә ясап, рәсми чыгышлардан сон Бөтендөнья татар конгрессының региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова Чистай “Ак калфакларына”, бу ошрашуга өлеш керткән, көчен куйганнарга бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды.
Күңелнең нечкә кылларына үтеп кереп, калебләребезне йомшартучы, шундук мәхаббәтебезне яулаучы, гаҗәеп зәвыклы, заманча эшләнгән Аллаһ йорты, “Әнәс” мәчетенәкилеп җитү белән кунакчыл имам-хатыйб Әбүбәкер Азизов каршы алып безне түргә уздырды. Бу Аллаһ йорты әле бик озак хәтердә сакланыр, искиткеч рухи азык алдык. Очрашу мәчеттә мөнәҗәт әйтү белән үрелеп барган кичке аш белән ахрына якынлашты. Чистайдан булган тәэсирләр белән, үз җирлегебезгә кайткач түкми, чәчми тапшырырга, алга үсергә дигән бурыч белән юлга кузгалдык Аллаһка мең шөкер, киләсе очрашулар насыйп булсын “Ак калфак”лы гүзәл ханымнар!
Алинә Тимербаева, Теләче "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев