Хатын-кыз ветеран
Күкчә авылында яшәүче Таисия Сабирҗановага 97 яшь тулды. Улы Рәис, килене Фирдәүс һәм оныгы Булат гаиләсе белән оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч картлык кичерә. “
“Бүген инде эшли, булыша алмыйм, бик кадерлиләр, башка балаларым да хөрмәт итә, аларда кунакта булам, йорттагы яшь килен дә бик карый, рәхмәт”, - диде ул. Таисия апаның бүген дә хәтере яхшы, сугыш елларын еш хәтерендә яңарта. Заман белән бергә атлаучы ветеран ил-көн яңалыклары белән танышып бара. “Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, илдә тынычлык булсын”, - ди сугыш мәхшәрен татыган Таисия әби. Әйе, тормышның ачы сынауларын узган, яшь булса да, сугыш мәхшәрен үз җилкәсендә татыган ветеран кадерхөрмәткә бик лаек. Аның мул, тыныч тормышта яшәвенә сөенеп кайттык. 1941 елда Таисия Сабирҗанованың әтисен фронтка алалар. 1943 елда үзенә дә чакыру килә. Райондашыбыз зенитчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Ул Җиңү көнен Варшавада каршылый. Тыныч тормышта ул авыл клубы мөдире булып эшли. Соңрак, ат җигеп, халыктан сөт җыя. 30 ел әлеге хезмәтне намус белән башкара.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев