Хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Августның алтынга тиң, аяз һәм коры көннәре моңа тулысынча мөмкинлек бирә. Игенче-механизаторларыбыз бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр, бер-берсе белән ярыша-ярыша эшлиләр.

12 август көнне, бертөркем комбайнчыларга акчалата премия сертификатлары тапшырылды. Кызыксындыру бүләген алар муиниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов кулыннан кабул итеп алды. Алар дигәнебез, Ренат Гатауллин белән Илһам Мөҗипов (“Алан” ширкәтеннән), Фәргать Исмәгыйлев белән Васил Вәгыйзов (“Теләче Агро” ширкәтеннән ) һәм Айнур Ибраһимовлар (“Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан).
Фәнил Гаязов фотосы һәм тексты 
 


Нет комментариев