Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган 60 ел гомер

Республикабызның төньяк районнарында Шәфиков Рифкатне белмәгән кеше бик аздыр. Халыкның милли бәйрәме буламы, мөселман яки христиан бәйрәме узамы, ул мичтә пешкән коймагы, кайнар, мәтрүшкәле чәе, умарта балы белән барысына да өлгерә, барысына да хезмәт күрсәтә.

Рифкат Зыятдин улының тормыш юлының төп өлеше Саба районы Олы Кибәче авылына бәйле. Ул шунда туып үскән, белем алган һәм үзенең беренче хезмәт юлын да шул авылда башлаган. Аннан соң электромонтерлар әзерләүче училище һәм техникумда белем ала. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң хезмәт юлының шактый өлеше электрлаштыру һәм электр станциясе участокларына хезмәт күрсәтү белән бәйле була. Теләче районы кабат оешканнан соң ул үзенең тормыш юлын яңа район белән бәйләде. Биредә хәзерләүләр конторасын, авыл хуҗалыгы коллективларын җитәкләде, ә гомуми авыл хуҗалыгы коллективларының яши алмаслыгын аңлаганнан соң Теләчедә үз эшен ачып җибәрде. Эше уңышлы барды, үзенә дә финанс мөмкинлекләре зурдан булды, халык та канәгатъ иде. Тик, тиктормас, эш сөючән кеше буларак, ул тагын да алга зур адым атлады. Теләченең читендә бернинди уңайлы коммуникацияләре булмаган чиста басуда хәзер “Туган авыл” дип аталучы комплексны төзергә кереште. Биредә бик яхшы кафе, кунак бүлмәләре төзеп чыккач башка кеше шуңа канәгатъ булып туктап калыр һәм килгән кеременә сөенеп, картлыгын каршы алырга әзерләнер иде. Тик . . . Рифкат түгел. Ул шунда күл ясыйм, ял зонасы ясыйм дип хыяллана башлады. Теләчедә күл түгел, үрдәк йөзәрлек тә сулык юк бит. Ә ул булдырды, күл ясалды, анда аккошлар алып кайтып җибәрде. Аккошлар янында кыр казлары, кыр үрдәкләренә дә урын булды, суда балык та үрчи башлады. Хәзер шул күлдә су кошларына карап хозурланып, яр буенда балык тотырга да була, ә күл эченә керергә теләсәң, көймәсе дә тора, кармаксыз килсәң анысы да бар. Балалары белән ял итәргә килгән әтиәни өчен хәзергә Теләчедә шуннан да яхшырак, оешканрак урын юк. Хуш . . . болары да булды. Килгән балалар өчен тавис кошлары, фазаннар, бөркетләр, төрле күгәрченнәр булса, тагын да яхшы бит. Шулай итеп алары да булдырылды. Баласына ныклы тәрбия бирергә теләгән ата-ана аларны һәрвакыт үткән гомер – тарих белән таныштыра. Ә Рифкат аның өчен шул ук урында музей да булдырды, тик ул гади музей гына түгел, ә музей комплексы. Биредә элеккеге авыл тормышын күрсәтә торган барлык экспонатлар да тупланган. Тик экспонатлар дәүләт музеендагы кебек колпак астында яки витринада түгел, ә барысы да эшлиләр. Менә җил тегермәне һәм су тегермәне макеты, алар кушып җибәрүгә әйләнә һәм үз эшләрен эшли башлыйлар...

Олы йөрәкле, Теләче патриотына алдагы тормышында зур уңышлар, ә иң мөһиме аңа сәламәтлек телик. Эшләре уң булсын, кешеләрне шатландырып озак еллар яшәсен.

Сәлмән Гыйльмиев.

Рифкать абый хакында тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев