Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Район хакимиятенең утырышлар залында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышны район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды. Киңәшмәдә район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы белгечләр катнашты. Очрашу барышында “Олимп” яшьләр үзәге җитәкчесе Ильфир Җәләев, район эчке эшләр бүлегеннән Искәндәр Муталлапов, “Теләчемәгълүмат” үзәге җитәкчесе Ленар Хузин һәм республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыровлар чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эш, тәҗрибәлләре белән таныштырды.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев