Хөрмәткә лаек апабыз
Язмыш җилләре адәм баласын кая гына илтеп ташламый... Бигрәк тә хатынкыз язмышы бу гыйбарәгә туры килә. Бүгенге язмам герое Фирдания Дәрвиян кызы Мәүлиева да, балачакта, Татарстанның бер читендә урнашкан Балтач районыннан килеп, әле колак та ишетмәгән Теләче районында яшәрмен дип һич уйламагандыр. Икмәгенең яртысы аны бу якларда көтеп торган икән.
Инде менә 1985 нче елдан бирле шушы район кешесе булып яшәгәч, һич икеләнүсез, бу яклар аңа үз туган ягына карата да якынрак тоеладыр. Гомер йомгагын бераз кирегә таба сүтеп, Фирдания апаның тормыш юлына күз салып алыйк әле. ...
1967 нче елның үзәккә үтә торган зәмһәрир суык, буранлы 30 нчы гыйнвар киче. Балтач районы Югары Сәрдек авылында яшәүче атаклы механизатор Дәүләтшин Дәрвиян Дәүләтша улы белән аның тормыш иптәше Гөлбостан Каюм кызы гаиләсендә көтеп алынган шатлыклы вакыйга була: аларның нәни кызчыклары якты дөньяга аваз сала. Үзеннән соң туасы 3 энесенә һәм бер сеңлесенә, олы апа буларак, терәк буласы кыз бала, бу дөньяга яшим дип, булдырачакмын дип, аяк терәп күзен ача.Чынлап та, кечкенәдән әтисенең дә, әнисенең дә уң кулына әйләнгән Фирдания, мин әле яшь дип тормыйча, күп кенә эшләрне инде мөстәкыйль башкара башлый. Монысы малайлар эше, монысы кызларныкы дип тормый, булдыра алганын барысын да эшләп куя торган була. Әтисе Дәрвиян ага тикмәгә генә аңа: “Син минем улым да, син минем кызым да,“ - дип әйтмәгәндер. Болай дип әйтүгә бәләкәй Фирданиянең малайлар белән котырып, сугышып кайтулары да сәбәпче булгандыр, бәлки. Әйе, Фирдания бик шук, үзе шаян, тапкыр телле кыз булып чыга.
Мәктәптә укыган дәвердә дә, малайлар кебек, үзенең сыйныфташ кызларын еш кыерсытырга, котыртырга яраткан ул. Аның бу шаянлыгы әтисеннән күчкәндер ди ул үзе. Менә шул шаянлык-шуклыклар белән башта туган авылындагы башлангыч мәктәптә, аннары 4-8 нче сыйныфны Пыжмара сигезьеллык мәктәбендә, ә югары сыйныфларны Чепья урта мәктәбендә укып, кулына урта белем турында өлгергәнлек таныклыгы ала кыз. Җәйге ялларын да әрәмгә үткәрми эшчән Фирдания: әтисенең комбайн ярдәмчесе дә булып эшли, сарык фермасыннан тирес чыгарудан да тартынып тормый. Шулай итеп, үзенә икенче елга укырга барыр өчен өс-башлык кием юнәтерлек акча эшли торган була. Ишле гаиләдә өлкән булуның да үз җаваплылыгы бар бит әле: үзеңнән соңгы туганнарыңны барлау, аларга күз-колак та булу аның өстендә була. Иртәдән-кичкә кадәр колхоз эшендә булган әти-әнисе кайтканчы, барысына да өлгерергә кирәк. Менә шундый, бер эштән дә тартынып тормый торган, ут борчасы кебек кыз, мәктәпне “4”ле, “5” ле билгеләренә генә тәмамласа да, югары уку йортына керергә бик ашыкмый, үзенә бер һөнәр алып, тизрәк хезмәт юлын башларга тели. Шул уйлары аны Казанга 34 нче техник училищега - элемтә бүлеге операторлары әзерли торган уку йортына алып килә. Аннан кызны, хезмәт практикасы үтү өчен, Саба районы Эзмә авылына җибәрәләр.
Укуын тәмамлагач, Фирданияне, Шәтке авылының элемтә бүлеге мөдире авырып китү сәбәпле, аның урынына вакытлыча эшләргә чакыралар. Бу – 1985 нче елның мае була. Менә шул килүдән инде язмам герое бу авылдан башка китә алмый. Олылар әйтмешли: “Барган җирендә таш булып ятып кала”. Авыл халкы да үз итә яшь белгечне. Ни кушсалар да үти торган, бер эштән дә куркып тормаган кызны җибәрәсе килми җитәкчелекнең дә. Аны җирле үзидарә советына хисапчы итеп билгелиләр. Ә бер елдан соң, ягъни 1987 нче елдан, шунда ук сәркатип вазифасына керешә.
Шул елдан бирле әлеге урында халыкка хезмәт күрсәтә ул. Әлеге җаваплы эшкә алынудан яшь кыз башта куркып кала. Булдыра алмам дип шикләнә. Тик хезмәттәше – шул вакытта җирле үзидарә советы рәисе итеп сайланган Вера Емельянова исә аңа ярдәм кулын сузарга әзер булуын белдерә. Ул аның икеләнеп торган шикләрен таратып, үзе алдан башкарган вазифаның серләренә төшендерә башлый. Кыз Вера апасының шушы изгелегенә гомере буе рәхмәтле. Тәҗрибәле остазының ярдәме белән, яшь белгеч яңа вазифага да тиз кереп китә. Таләпчән һәм кешелекле, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре арасында да абруе зур аның. Менә ничә еллар инде бер гаилә кебек дус-тату яши алар. Менә шулай әкренләп авыл халкы алдында гына түгел, район җитәкчеләре алдында да бар эшне белеп башкаруы һәм үтә дә төгәллеге белән үзенә карата ихтирам казана Фирдания Дәрвиян кызы. Югарыдагы оешма җитәкчеләре дә моны вакытында күрә. Аның район һәм республика җитәкчеләре тарафыннан алынган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары гына да дистәгә якын. Бөтенроссия халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре, җирле үзидарә эшчәнлеген күтәрүдә керткән шәхси өлеше өчен медальләре; Бөтенроссия халык санын, Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуда актив катнашуы өчен күкрәк билгеләре белән бүләкләнүләр дә шул хакта сөйли.
Әйе, ул эшләү дәверендә җирле үзидарәнең эшчәнлегенә сүз әйтерлек түгел. Авыл халкының меңләгән соравына да, документ эшләренә дә, районга сораган башка бик бик күп мәгълүматларга да Фирдания Мәүлиева уйлап, җиренә җиткереп җавап бирергә тырыша. Ә бу синең юридик яктан ныклы әзерлекле булуыңны таләп итә. Шуңа күрә дә Фирдания Дәрвиян кызы, күп уйлап тормыйча, читтән торып, үзенә юрист һөнәре буенча югары белем ала. Инде менә 35 ел муниципаль хезмәткәр исемен йөртүче Фирдания Мәүлиева бу уңышларга, дәрәҗәләргә ирешүендә үзенең ныклы терәге – гаиләсенең бөтен, тату булуында күрә. Әгәр 1985 нче елның язында армиядән яңа гына кайткан, озын буйлы, тәртипле, үзе чибәр, сөлектәй егет Рәфис кичке уенда аңа сүз кушмаган булса, һәм бу егеткә үзе дә күз салмаган булса, 1987 нче елның язында алар гөрләтеп туй итмәгән булырлар иде. Гармунчы егетебез Рәфис озак уйланып йөрми, йә сөйгәне үз якларына китеп барыр дип куркып, гаилә корырга планлаштыра. Авыл сәхнәсендә берсе сыздырып гармунда уйный, икенчесе, мари халкы белән аралашып үскәнгә, сыптырып мари биюен башкаручы бу яшь парга күпләр сокланып карый. Озакламый, аларның мәхәббәт җимешләре булып, бербер артлы кызлары Алинә һәм Эльвира дөньяга килә. Игезәк кебек кызларны үстерүдә әле үзләре дә эш кешеләре булган каенана һәм каената да ярдәм итә.
Барың бергә тату булып яшәгәндә барысына да өлгерергә буладыр. Бу гаилә дә авылда бик үрнәк гаиләләрдән санала. Шуңа күрә үзләре дә 4 балага гомер биргән Сөембикә белән Хәкимҗан гаиләсенә килен булып төшү һич куркытмый Фирдания апаны. Алар әле каенанасы белән бүген дә кыз белән әни булып яшиләр.
Бәхетле йортта малай да булырга тиеш дигән уй белән, алар бу нигезнең дәвамчысы булачак уллары Данирга да тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә инде кызлары үзләре оя корып, балалар үстереп яталар. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, гомер буе колхозның баш хисапчысы хезмәтен башкарган әтиләре һәм җирле үзидарәне тарткан әниләре үрнәгендә, алар да, югары белем алып, Казан шәһәрендә үз белгечлекләре буенча хезмәт итәләр. Алары өчен әти-әниләре хәзер борчылмый. Инде малайларын гына башлы-күзле итәселәре калды...
Менә шулай итеп, гомер йомгагы сүтелеп тә бетте ахры. Быелгы елның 30 гыйнвары да Фирдания Дәрвиян кызына ике бишле билгесен куйды. Ә артка әйләнеп карасаң, чынлап та куярлык нәтиҗәләр бар икән шул... Төп нигез килене булып, иренең әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итеп торган Фирдания апабызга мин мең рәхмәтләр әйтәм. Ул безнең йортка килгәндә, әле мин үзем дә мәктәп баласы гына идем. Апа мине дә үзенең төпле киңәшләре белән күп нәрсәләргә өйрәтте. Без аның белән сердәшләр булдык. Кадерле апабыз! Безнең нигез учагын сүндермичә, ныклы сәламәтлек белән, балалар-оныклар игелеген күреп, кадерле абыебыз белән тигезлектә озак гомер кичерегез. Гел дә шулай бәхетле, үрнәк гаилә, яшь буынга өлге булып торыгыз.
Сине хөрмәт итеп, сиңа карата бары тик изге теләктә генә калучы туганнарың исеменнән: Рәзифә Габделхаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев