Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтерләрдә хаман яңара

Без бүген “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгендә узган очрашуга Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүгә 33 ел булуны искә алып, үзебезнең якташларыбызны - төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүче егетләрне чакырдык.

Әфганстан дигән сүзләрне әйтү белән күз алдына тау-ташлы рәхимсез кояшлы әфган җире килеп баса. Күп еллар үткән, әмма ул җирләрдә булган вакыйгалар бүгенгәчә күпләрнең йөрәгендә авыр яра булып саклана...

Шунысына сөенергә кирәк, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калганнар.  Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Очрашу барышында алар белән әлеге сугышка килеп кергәннәреннән алып бүгенге көнге яшәешләре хакында сөйләштек,хатирәләрен яңарттык. Ә инде җырчы егетебез Ильназ Дәүләтшинның тематик җырлары безнең очрашуны ямьләндереп җибәрде.

Бүгенге көн яшләре өчен мондый очрашулар бик файдалы дип уйлыйм, чөнки патриотизм, ил алдындагы бурыч, намус кебек төшенчәләрнең ни икәнен яңа буын бик белеп бетерми бит.

Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев