Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтерләсәгез, 21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында “Аулак өй баттл” конкурсы булып үткән иде.

Биредә Саба, Әтнә, Теләче районы шагыйрь-язучыларыннан торган командалар үз-ара көч сынашты.

“Аулак өй баттл”ның асылында борынгы, милли гореф-гадәтләребезне торгызу, халыкка җиткерү тора.  Татарстан язучылар берлеге, мәдәният һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чара үз эченә бик күп мавыктыргыч уеннарны колачлаган иде. Такмак язып аны җырлап бирү, “Миллионер уены” ягъни фото яки әсәрнең өзегеннән авторын тану, “йөзек салыш” уеннары. Биредә Теләче урта мәктәбенең укучылар командасы да катнашты. Алар арасыннан 6 нчы сыйныф укучылары Камилә Галимҗанова һәм Ислам Гатауллин, 10 нчы сыйныф укучысы Адилә Галимханова сайлап алынып финал турына узды. 18 февраль көнне Казан шәһәренең 180нче гимназиясендә “Аулак өй баттл” Республика проектының йомгаклау-финал уеннары үтте.

Алда атап кителгән укучылар Әтнә, Арча, Балык Бистәсе, Казан шәһәренең мәктәпләреннән  килгән укучылар белән берлектә җыелма командада чыгыш ясады. Алар Саба районының “Сәләтле балалар” командасына каршы уйнады. Һәр ике команда да бик матур уен күрсәтте. Камилә Галимҗанова белән Ислам Гатауллин “Әссәләмәгәләйкем” җырын башкарса, Адилә Галимханова үзе язган “мин татар кызы”  шигыре белән чыгыш ясады. Укучыларга истәлек бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың дипломы белән, укучыларны ярышларгы әзерләгән, Теләче районы мәгариф идарәсе методисты Сәхәбиева Гөлфинә Мидхәт кызы һәм Теләче урта мәктәбенең милли белем бирү буенча директор урынбасары Кыямова Лилия Рәис кызы да бүләкләнде. Укучыларны һәм мөгаллимнәрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев