Хуш килдең, Нәүрүз!
Бүген, ягъни 20 март көнне, районыбыз авылларында, шул исәптән район үзәге Теләчедә дә Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Теләчелеләрне Нәүрүз бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.
- Бүген барча төрки дөнья иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсен - Нәүрүзне каршы ала. Биредә дә бәйрәмне матур итеп оештырганнар. Буранлы, салкын һәм озын кыштан соң, халык күңел ача, ял итә, дуслар белән очраша. Күргәнегезчә, һава торышы да бик уңай тора: үзе җылы, кояшлы... Яз җитә, димәк, тереклек уяна дигән сүз. Хәере белән килсә иде! Икмәкле ел булсын ул. Илләребез имин булсын да, тыныч тормышларда шатланып яшәргә язсын, - диде ул, район мәдәният йорты каршында җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. Бу һәркем өчен дә кадерле, изге теләк иде.
Әлеге бәйрәмнең төп хуҗасы – Нәүрүзбикә килеп, теләчелеләрне бәйрәм белән котлады. Кыш бабай белән озак кына тарткалашканнан соң, аны китәргә мәҗбүр итте. Казаннарда Нәүрүз пылавы пеште, коймаклар чыжлады. Бәйрәм сәхнә осталарының күңелле җыр-биюләре, гармун моңнары, балалар өчен оештырылган төрле спорт уеннары белән дәвам итте.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев