Кичәгә Нурания апаның каләмдәш дуслары, әдәбият сөючеләр җыелды
Бүген Теләче үзәк китапханәсендә, 2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе әгъзасы, 2 китап, 4 повесть авторы, якташыбыз Нурания апа Гыйльметдинова белән очрашу кичәсе булып узды.
Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы алып барып, Нурания апаның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Соңыннан, автор, чарада катнашучыларны язган әсәрләре белән таныштырды, киләчәк планнары, хыяллары белән уртаклашты. Китапханәче кызлар Наилә Садыйкова белән Раилә Фәсхиева аның әсәрләреннән өзекләр укыды. Ә инде үзешчән җырчы Рада Әхмәтгаязованың моңлы җырлары кичәне тагы ямьләндереп җибәрде.
Кичәдә шулай ук, Фидәил Габделәхәт улы Мортазин көрәшчеләргә багышлап язылган “Исеме өстә калсын”, Талия Сәгыйть кызы Зиннатуллина “Хакыйкать кыл уртада” хикәяләре буенча үз фикерләрен җиткерде. Дөрестән дә, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Нурислам кызы Дәүләтшина әйтүенчә, кичәдә катнашучы укытучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең һәрберсе, үзләрендә әлеге китапларга күзәтү ясап, ике-өч кенә балага шушы китапларны укырга кызыксындыру уята алса да бик яхшы булыр иде.
Укытучы һәм остаз елының бурычы – бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру да бит әле. Бүгенгедәй чаралар ел әйләнәсендә бик күп узар дип ышанасы килә, чөнки бу юнәлештә районда аерым эш планнары төзелде, төрле чаралар, бәйгеләр үткәрү күз уңында тотыла. Укытучы һәм остаз елы үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанабыз. Ә якташыбыздан яңадан да матур эчтәлекле китаплар көтеп калабыз! Илһам чишмәләрегез саекмасын, каләмегез очлы, нык булсын, Нурания апа!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев