Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киләчәктә мондый күп ярышларда катнашырга язсын!

Теләче урта мәктәбенең 2004-2005 елгы егетләр командасы Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашып финалга чыккан иде

Шулай итеп егетләр командасы 10-15 февраль көннәрендә Түбән Новгород шәһәренә Идель буе Федераль округының "Мини футбол" мәктәпкә проекты кысаларында Татарстан Республикасы данын яклау бәхетенә иреште.  Команда, Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы һәм команданы ярышларга әзерләгән тренер,Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хәкимов Рафиль Рефат улы белән берлектә ярышларга китте. Ярышлар Түбән Новгород шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе, Городецкий районы, Суходол авылында үтте. Ярышларда барлыгы 16 команда катнашты. Һәм менә бүген ярышның нәтиҗәсе билгеле булды. Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 6 урынны яулады.

Без укучыларны ярышларга озата киткән мәктәп директоры Айнур Фирдәвес улы һәм тренер Рафил Рефат улы белән элемтәгә кердек.
-    “Әлбәттә, мондагы дәрәҗә югары. Бу елны безнең төп максат - күреп, танышып, үзебезнең көчне сынап кайту иде. Егетләребез үзләренең осталыкларын да, үҗәтлекләрен дә тулысынча күрсәтә алдылар. Үзләрен аямыйча уйнаулары аерым игътибарга лаек. Беренче чирканчык, чыныгулар алынды. Ә иң мөһиме, аларның күзләрендә ут яна башлады, хәтта Россия дәрәҗәсендә үзләрен сынатмыйча уйный алуларына зур ышаныч туды. Алда безне югары дәрәҗәдә зур җиңүләр көтәсенә һич шигем юк, моның өчен бездә барлык шартлар да тудырылган”,- диде мәктәп директоры Айнур Фирдәвес улы.
-    Минем иң элек, егетләрне беренче сыйныфтан ук футболга мәхәббәт тәрбияләгән тренерлары  Хабиров Артур Рөстәм улына (мәрхүмнең рухлары шат булсын) һәм Назмутдинов Ильнар Камил улына зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Без бер команда булып аларны ярышларга әзерләдек. Бу безнең өчен зур җиңү! Киләчәктә мондый күп ярышларда катнашырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев