Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Килегез, күңелле булачак!

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Теләчебез искиткеч матур кар сыннары, аллы-гөлле утлар белән бизәлгән чыршыларга күмелде. Кичке Теләче аеруча күңелле. Әлеге сихри, әкияти матурлык күзләрне иркәләсә, кышкы каникулда, озын ялларда Теләчедә узачак күңелле мәдәни чаралар кәефне күтәрәчәк, җаныгызга рәхәтлек бирәчәк.

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне Теләче мәдәният йорты һәм аның каршындагы мәйданда узачак мәдәни чараларга чакырып калабыз. Мәсәлән, 30 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә мәдәният йортында “Тылсымлы, сихри кичтә теләкләр кабул булсын” дип исемләнгән Яңа ел кичәсе була. 4 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә балалар өчен район мәдәният йорты фойесында “Добрая Новогодняя сказка” дип аталган Яңа ел бәйрәме узачак.  Раштуа бәйрәме уңаеннан “Волшебный час Рождества” дип исемләнгән бәйрәм тамашасын, гадәттәгечә, 7 гыйнварда үткәрү планлаштырылган.  Тамаша 19.00 сәгатьтә район мәдәният йорт каршындагы мәйданчыкта башланачак. 13 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә “Бәхет алып килсен Яңа ел!” дип исемләнгән Иске Яңа елны каршылау чарасы үтәчәк. Мөхтәрәм райондашлар,  мәдәни чараларга рәхим итегез.  

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев