Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кимчелек юк

Сорауларга республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имаммөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җавап бирә.

-Яшьрәк вакытта әбигә ияреп мәет сакларга барган истә калган. Ул вакытта дини китаплар укыйлар иде. Ә хәзер дин көчәйсә дә, мәет саклау күбрәк гайбәт сөйләүгә кайтып кала. Бәлки урыны белән шулайдыр. Ә ул алай булырга тиеш түгел бит инде...

- Динебезнең кагыйдәләре беркайчан да үзгәрми. Яшь вакытта да, олыгайгач та шәригать шул бер үк төрле булып кала. Ә үзгәрүнең сәбәбе - кагыйдәләрне үтәүчеләр генә төрле-төрле булу. Күп очракларда мәетне үлгән көнендә үк күммичә, күмү йоласы иртәгәге көнгә калдырыла. Мәсәлән, кеше кичке якта үлсә, яки ерактан кайтып җитәсе туганнарын көтәргә кирәк булганда. Алай булган очракта, мәет йортта төн куна. Шуңа да төнне мәрхүм белән уздыру төн саклау йоласы булып гадәткә кереп калган. Биредә булучылар мәет янында кала һәм бу вакытта дөнья эшләреннән, сүзләреннән ваз кичеп, зикер-тәсбихләр әйтә, мәетне озатуда кирәк булачак әйберләрне әзерләп куя. Кемдер ялгышып гайбәткә керә башлый, яисә кирәкмәгән сүз сөйли икән, үтәгән, тырышкан савапларны юкка чыгармас өчен башка берәү аны төзетергә тиеш.

- Мәрхүмнәргә иман байлыгы бир дип дога кылу дөресме ул? Алай дип әйтмә диделәр, ләкин мин шуңа ияләнгән. Җәннәтләреңне, иман байлыкларыңны бир дим.

- Иман байлыгы булса безнең җәннәткә керү мөмкинлегебез бар. Исәннәргә дә, мәрхүмнәргә дә иман байлыгы, иман нигъмәте сорап дога кылуда бернинди дә кимчелек юк. 

Алинә Шәмәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев