Киңәшмә узды
Бүген, ягъни 16 август көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында аграр тармакта хезмәт куючылар катнашында киңәшмә булып үтте.
Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең июль аенда терлекчелек тармагында куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды. Әлеге теманы яктыртып киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады.
Моннан тыш, киңәшмәдә көзге кыр эшләренең барышы, көзге чәчүгә әзерлек, туңга сөрү кебек мөһим агрочаралар турында да җитди сөйләшү булды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев