Кисәтүләрне төзәтү буенча тәкъдимнәр бирелде
Мәгариф оешмаларын яңа 2024-2025 уку елына әзерләү максатыннан, мәгариф оешмаларын кабул итү буенча ведомствоара комиссия (аның Рәисе-Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы) 30 июльдән 2 августка кадәр мәктәп һәм мәктәпкәчә белем биру оешмаларында булды.
Комиссия составына шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, янгын күзәтчелеге хезмәткәре Тимерханов Ленар Марсель улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Шалахметов Раил Нургали улы, мәгариф бүлеге методистлары керде. Тикшерү барышында комиссия белем бирү оешмаларының торышына, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык дәрәҗәсенә, санитария нормаларын үтәүгә, су, җылылык белән тәэмин итүгә, уку кабинетларын җиһазлауга игътибар итте. Моннан тыш, бинаның һәм аның тирәсендәге территориянең техник һәм эстетик торышы, матди-техник торышы бәяләнде.
Комиссия эше нәтиҗәләре буенча учреждениеләргә ачыкланган кисәтүләрне төзәтү буенча тәкъдимнәр бирелде , алар уку елы башланганчы үтәлергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев