Китап сатуда
Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» дигән повесте редакциядә сатуда.
...Танышым гаиләсе янына кайтып китте, аның офисында төнгә үзем генә калдым... Йокыга киткәнемне көтеп кенә торганнармы, төн уртасында, өченче каттагы тәрәзәне ватып, маскалар кигән, муеннарына автоматлар аскан “омон” киемендәге җиде-сигез әзмәвердәй ир-ат бәреп кермәсенме яныма?! Килеп тә керделәр, типкәли дә башладылар. Каршылык күрсәтү кая, аягымдагы протезны да ныгытырга өлгерә алмый калдым. Баш дип тормадылар, күкрәк дип тормадылар, изде генә болар мине. Чак-чак сулыш алып, идәндә кан эчендә ятам. Кул-аяклар хәрәкәтләнми. Бер күземне бәреп чыгарганнар. Шулай да үз аңымда идем әле... Саташу сыман гына булса да, хәтерлим. Шулчак кемдер тышкы яктан ишекне шакыды. Эчкә җылы кереп киткән кебек булды. Яхшы ният белән килүче булып, үземне коткарыр, изүдән туктарлар, бәлки, дигән өмет уянды. Ишектән керүче полковник үзе булып чыкты. Кергән көйгә урындык алып, минем каршыга ук килеп утырды ул. Аннан егетләренә ишекнең аргы ягына чыгып торырга кушты. Минем нинди хәлдә икәнлекне күрә бит, шуңа күрә кыю һәм курыкмый. Үзе генә калгач, җирәнә төшеп, ботинкасы очы белән минем башка төртеп куйды:
– Әй герой, син исәнме анда?.. Мине ишетәсеңме? – ди бу.
Мин ыңгырашып яткан җиремнән нәрсәдер әйтергә дә омтылып карадым кебек үзенә.
– Нигә мэр янына барырга кирәк иде сиңа? – ди. – Карга күзен карга чукыганын күргәнең бармы?.. Без бер команда, арабызга синең кебекләр генә керә ала торган түгел. Шуны аңларга башың җитмәдеме? – дип тезеп китте.
Сүзләрен ишеттем. Авызым ачып җавап кайтарырлык хәлем калмаган иде. Үзен ишеткәнлегемне аңлады булса кирәк, дәвам итте:
– Хөкемне син үзеңә-үзең чыгардың. Үпкәләсәң дә, үзеңә үпкәләргә туры килә. Сиңа хәзер һичкем ярдәм итмәячәк. Иртән дустың эшкә килүгә шушында, үз каның эчендә, хуҗасыз эт кебек бөкрәеп каткан булачаксың, – ди бу. Һәм шул ук вакытта үзенә ни кирәклеген дә онытмый. – Акчаң кайда яшерелгән, шуны әйт. Аларның теге дөньяда кирәге чыкмас инде сиңа?.. Әйтсәң, кешечә озатып, кешечә күмәрләр үзеңне...
Бу юлы да җавап бирә алмадым. Ә җавап бирергә кирәк иде. Хәл булмавы начар. Башым күтәрә төшеп, нидер әйтмәкче идем дә, булдыра алмадым. Кире бөгелеп төшкәнмен. Ул, өметен өзеп, аты-юлы белән сүгенде-сүгенде дә өстемә төкереп чыгып та китте... Башка берни хәтерләмим, күп булса, бер-ике сәгатьтән күп кан югалтудан үләргә тиеш булганмын... Шуның өчендер ишекне дә бикләп тормыйча, табаннарын ялтыратканнар.
Ходай саклаган булып чыкты үземне. Ходай гына түгел, минем бит инде бер мәртәбә үлемнән алып калган фәрештәм бар. Бу юлы да ул килеп коткарды – Айрат...
Китап редакциядә сатуда бар.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев