Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китапханәдә солдат әниләре очрашты

Ел саен 8 март бәйрәме алдыннан район үзәк китапханәсенә солдат әниләре җыела. Баштарак әлеге чарада Теләче авылының әниләре генә катнашса, соңгы елларда районыбызның барлык авылларыннан да солдат әниләре биредә очраша.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева әйтүенчә, әлеге кичә 20 елдан артык үткәрелә. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, интернационалист сугышчы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдинов, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Айдар Галимҗанов та катнашып, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде. ТРның Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров батыр егетләр үстергәннәре өчен аналарга рәхмәт сүзләре ирештерде.

Ватан алдында изге бурычларын үтәрлек егетләр үстерүләре белән солдат әниләре чиксез горурлана. Ләкин улларын сагыну, алар өчен борчылу хисе күзләреннән үк күренә. – Бер улымны каршы алганчы, икенчесен армиягә озатырга туры килде. Бер генә көнгә булса да очраша алсыннар иде дип, һәрчак дога кылдым. Икесе бер частькә эләгеп, бер төн бергә кундылар, Аллаһка шөкер, - дип күз яшьләрен сөртә Иске Җөри авылыннан Язилә Фәрхуллина.   Китапханәдә узган әлеге чара матур җырлар белән үрелеп барды. Солдат әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Чәй табыны артында алар бер-берсе белән якыннанрак аралашты.

Бәйрәмегез белән, солдат әниләре! Улларыгыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын!

Алинә Шәмәрданова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев