Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әкияттәгедәй чынбарлык

Һәр җәйне көтеп алабыз. Мәшәкатьле булса да җәй барыбер үзенчә рәхәт. Шушы кыска гына чорда барысына да өлгереп каласы килә. Эшләргә дә, ял да итәргә.

Без һәр җәйдән ниндидер яңалык та көтәбез бит әле. Эшләр шулкадәр күп, кайчак шундый озын көннәр дә җитми кала. Ә кайчак “Ярый әле хәл алырга арада төннәр бар”, дип тә уйлап куясың. Ничек кенә булса да, сөенечле мәшәкатьләр күңелгә дәрт өсти. Яшәгән саен яшисе, эшлисе килә.

Без, педагоглар, бигрәк тә, шәхси тормышыбызны эшчәнлегебез белән бергә бәйләп алып барырга күнеккән. Ял көннәре генә түгел, хәтта җәйге отпуск ялларында да, алган тәэсирләрдән арынып бетеп булмый. Уйланып йөрисең, киләчәккә планнар корасың. Балалар арасында гомернең узуын да, үзеңнең яшеңнең арта баруын да сизмисең кебек. Алар ничәдә, син дә шул яшьтә! Балалар бакчасы бигрәк тә – үзе бер матур дөнья инде ул. Алар янында, теләсәң теләмәсәң дә, бала булып каласың. Әйләнә-тирәгә сабыйлар күзе аша карыйсың. Ихлас сүзләреннән кайчак рәхәтләнеп көләсең, ә кайчак бик озак уйланып йөрисең. Үзләрен көн саен нәрсә беләндер шаккатырасың, гаҗәпләндерәсең, сөендерәсең килә. Ә быелгы җәйдә районыбыз җитәкчеләре безнең балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бүләкнең аеруча да зурысын әзерләгәннәр. Яңа уку елына - яңа балалар бакчасы! Әйе, күпләребез өчен 2022 ел аеруча да истәлекле булып истә калыр. Ниһаять, капиталь ремонттан соң, Олы Мишә балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген мәктәпкәчә белем бирү төркеме буларак, урта мәктәп белән бер бинада дәвам итәчәк. Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре иртә яздан эшкә тотындылар. Нәтиҗәсе озак көттермәде, җәй уртасына урта мәктәпнең безгә дигән өлеше заманча, уңайлы бинага әйләнде. Әйтерсең, әкияти бер матур дөнья! Балалар өчен киң һәм якты бүлмәләр дисеңме, бөтен уңайлыклары булган көнкүреш шартларымы, барысы да уйланып, санитария-гигиена кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән. Үзебезнең күз алдында булгангамы, һәр үзгәрешне сөенеп күзәттек. Ремонт эшләренең башында торган “Колос” ширкәте җитәкчесе Илсур Зиннәтуллин, прораб Рафил Гатиятуллиннар безнең дә тәкъдимнәребезгә колак салдылар. Һәр эшне тиз арада оештырган җитәкчеләргә һәм төзелештә эшләүчеләргә карата рәхмәттән башка сүзебез юк. Моңарчы районыбыздагы яңа балалар бакчаларындагы уңайлыкларга кызыгып кына йөргәнгәме, безгә дә чират җиткәнгә күңел әле ышанып та бетми. Шөкер, районыбыз җитәкчеләре тарафыннан безнең хыяллар матур чынбарлыкка әйләнде. Кадерен белеп эшләргә, яшәргә генә кала. Шунысы бик тә сөендерә – бакчага йөрүчеләр санының да арту көтелә. Узган уку елында унбер бала бакчага йөрсә, быел балалар саны унҗиде-унсигез булыр дигән өмет бар.

Олы Мишә балалар бакчасының тарихына күз салсак, авылда балалар бакчасы 1984елда ачыла. Аның өчен ике катлы яңа мәктәп бинасында урын бирелә. Ул 20 балага исәпләнгән була. Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан мөдир итеп Сания Галиуллина тәкъдим ителә. Тәслимә Галимуллина тәрбияче итеп билгеләнә. 1987 елда Мәктәп урамында яңа агач балалар бакчасы төзелә. Биредә Кадрия Җиһаншина бакча мөдире, Гүзәл Галимуллина тәрбияче буларак хезмәт юлларын башлап җибәрәләр. Бакчадагы катнаш төркемгә утыздан артык бала йөри. Авылда аларның саны шактый күп булуы яңа бинага ихтыяҗ тудыра. Озакламый, 1995елда, күмәк хуҗалык тырышлыгы белән Парк урамында ике төркемгә исәпләнеп, кирпечтән яңа “Күбәләк” балалар бакчасы салына. Аның матур, иркен бүлмәләре электр белән җылытыла. Көнкүреш шартлары да заманына күрә шактый әйбәт була. Күп булганга, балалар ике төркемгә бүленә. 1999 елда Кадрия Җиһаншина эштән китү сәбәпле, Лилия Нуруллина бакча мөдире вазыйфасын башкара һәм 2003 елга тикле эшли. Гөлфия Бикмөхәммәтова тәрбияче була. Мәгариф өлкәсе аеруча үзгәрешләргә бай. Заман үз таләпләрен куя. Махсус урта, югары белемле кадрларга ихтыяҗ туа. Шул сәбәпле, бакча мөдирләре, тәрбиячеләр еш алмашына. Бер-бер артлы авылдашларыбыз Зиһаншина Кадрия, Нуруллина Лилия, Шакурова Фәрдәнәләр Олы Мишә балалар бакчасында мөдир вазыйфасын башкаралар. Минем исә мөдир вазыйфасына алынуыма инде ундүрт ел булып килә. Авыр да, берүк вакытта кызыклы да булган хезмәтемне яратып, зур җаваплылык белән башкарырга тырышам. Әти-әниләрнең ышанычын аклыйсы, балаларга дөрес тәрбия бирәсе килә. Тәрбияче буларак, беренче категорияле педагог Нәҗметдинова Гөлнара Гайсә кызы сабыйлар белән уртак телне тиз таба. Шушы дәвердә шактый гына техник хезмәткәрләр дә балаларга хезмәт күрсәтәләр. Араларында утыз еллап тәмле ашлар пешереп, бер ел элек кенә лаеклы ялга киткән Нурзия Хәмидуллина, кече тәрбияче Мөнирә Гайнуллиналарны исемләп әйтәсе килә. Бүгенге көндә Лилия апалары Шәрипова туклыклы ризыклар белән сыйлый. Нинди генә вазыйфа башкарсаң да, балалар белән эшләү зур җаваплылык та, сабырлык та таләп итә.

Без бүген бик тә алга киткән фәнтехника заманасында яшибез. Балалар да кече яшьтән үк шуңа тартыла. Телефон, компьютерларда тиз арада эшләргә өйрәнә. Хәтта чеп-чи татар авылларында да алар үзара рус телендә аралаша. Моңа сөенергәме, әллә инде көенергәме? Кайберсенең татар телендә авырдан сөйләшүенә хәтта шаккатасың. Сәбәпләрен әти-әниләрнең балаларга вакыты җитмәвенә, заман технологияләренең бик тиз алга китешенә бәйләргәме, аңлавы кыен. Димәк, ничек кенә булса да, без, белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларга, балалар ана телен онытмасыннар өчен тагы да игътибарлырак булырга кирәк. Ике дәүләт телен дә камил дәрәҗәдә белү – бүгенге заман таләбе. Кече яштән үк үз туган җирен, телен, милләтен, әтиәнисен яраткан киләчәк буынны тәрбияләү – нәкъ менә педагоглар җилкәсенә төшә. Әти-әниләр белән бергәләп эшләгәндә генә, балалар һичшиксез белемле дә, әдәпле дә, милләтебезне хөрмәт итүчеләр дә булып формалашыр. Кайсы заманда гына яшәсәк тә, рухи кыйммәтләр югалмый. Хөкүмәтебезнең мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү программасы да, һичшиксез, җәмгыятебезнең киләчәген күздә тотып кабул ителгәндер.

Җәйнең соңгы аена да аяк бастык. Вакыт сизелми дә уза. Әле генә уку йортларында чыгарылыш кичәләре булган иде. Менә тагын Белем бәйрәме якынлаша. Балалар яңалыкны ярата. Алар килүгә һәрчак нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Әйе, быел бездә яңалыклар зурдан булды. Барыбыз да сөенәбез. Мәктәп капкасын ачып кергәч тә, алмагачлар арасындагы сукмактан узганда ук, күңелгә бер рәхәтлек йөгерә. Җәен-көзен алмалардан сыгылып торган, язын чәчәкле яулык, кышын ап-ак шәл ябынган алмагачларга сокланмый мөмкин түгел! Аларны яратып, кайчандыр шушы исәпсез-хисапсыз агачларны утыртуны оештырган мәктәп директоры Ренат абый Зариповка хөрмәт йөзеннән, “Ренат алмагачлары” дип тә йөртәләр. Киләчәк буынның үз туган төбәгебезнең матурлыгын кече яшьтән күреп, сокланып, хезмәт сөючән булып үсүе үзе бер матур күренеш бит. Менә алар көн саен шушы юллардан узарлар, төзекләндерелгән, матур, якты залларга керерләр: “Бигрәк матур! Ничек шәп!”, - дип шаккатырлар. Без, өлкәннәр, аларга карап сөенербез.

Дамира Миннебаева, Олы Мишә балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев