Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күкчә авылы мәчете тарихы

"Мәчет тарихында гасырлар балкышы" бәйгесенә.

1862 елда Күкчә Кибәхуҗа волосте,Лаеш өязенә керә.Мәхәллә оешкан ел билгесез.Мәчет 1862 елда төзелә.

1861 елдан имам-хатибы Мөхәммәтсафа Хәйбуллин була.1889 елда аны улы Габделгазиз Мөхәммәтсафин алыштыра.

1909 елдан икенче имам Мөхәммәтхәсән Мөхәммәтсафович Яхин була.Аннан соң указсыз мөәзин Хуҗиәхмәт Хәбибуллин дәвам итә. 1935 нче елда мәчет манарасын кисеп төшерәләр. Әлеге бина берничә ел контор хезмәтен үти.Сугыш вакытында кибет тә булып тора.

1998 нче елда Күкчә авылында да яңадан беренче тапкыр азан тавышы яңгырады.Бу зур изге эшне шушы авылда туып үскән Хәкимов Хәмит Габделхәй улы башкарды.Мәчетне торгызуда аның ярдәме бик зур булды.Иман йортына аның әтисенең исеме бирелде.Хәзер аны“Габделхәй мәчете”- дип йөртәләр. Мәчет ачылганда мулла вазыйфасын Насибуллин Җәвит Насибулла улы башкарды.Ул мәрхүм булганнан соң 2009 нчы елдан Күкчә авылы мәчетенең мулласы булып Җәләлиев Мансур тора.

Сәләхова Илсөяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев