Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көчле куллар ярышы

Бүген, ягъни 21 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Хадиуллин призына 2006 – 2008 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар һәм 2009 – 2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше (армреслинг) буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып үтте. Ярышларда 150 дән артык яшь спортчы катнашты.

Ярышларны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин башлап җибәрде. Аннан тыш, тантанада яшь спортчыларыбызны “Ак барс банк”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин да сәламләде.  

Ярышларның җиңүчеләрен һәм җиңүче командаларны, Динар Сәет улы  белән берлектә, ярышларның баш хөкемдары Айрат Кыямов һәм “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин бүләкләде. Җиңүче балаларга Мактау грамоталары, медальләр, җиңүче командаларга Мактау грамоталары, Кубоклардан тыш, “Ак барс банк”ның истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Ярышларны ачу тантанасын, ярышларның барышын һәм җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләрен түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев