Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көчле куллылар ярышты

Бүген, ягъни 20 май көнне, “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, яңадан торгызылган Теләче районында кул көрәшенә нигез салган, аның тотрыклы үсеше өчен зур көч куйган, кул көрәше буенча бик күп спорт осталары, спортчы егетләр-кызлар тәрбияләп үстергән остаз Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2007 – 2009 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар (кечерәк яшьтәгеләр), 2004 – 2006 елларда туган (өлкәнрәк яшьтәгеләр) егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район Беренчелеге ярышлары булып үтте.

 Айрат Кыям улы әлеге ярышларны оештыручы да, аның иганәчесе дә, баш хөкемдары да булды. 

Ярышта районыбыз укучылары, укучы яшьләре белән беррәттән, Арча, Саба, Балтач һәм Питрәч районнарыннан, Казан шәһәреннән килгән яшь спортчылар да көч сынашты. Район Беренчелеген тантаналы шартларда кереш һәм тәбрикләү сүзләре белән  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин башлап җибәрде.

Турнир бик оешкан төстә, мавыктыргыч һәм киеренке шартларда узды. Җиңүчеләргә медаль һәм Мактау грамотларын “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин белән ярышларның сәбәпчесе Айрат Кыямов тапшырды.

Көн дәвамында барган һәм интригаларга бай булган ярыш һәм җиңүчеләр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.  

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев