«Коллектив килешүнең асылы нәрсәдә?» дигән марафонның муниципаль этабы узды
Теләче урта мәктәбе базасында «Коллектив килешүнең асылы нәрсәдә?» дигән республика профсоюз марафонының муниципаль этабы узды.
Марафон кунаклары: мәгариф профсоюзының республика оешмасы рәисе Проценко Ирина Николаевна, баш белгеч Галәветдинова Елена Викторовна булдылыр. Барлыгы 9 команда, 100дән артык катнашучы чыгыш ясады. Чыгыш формаларының төрлелеге һәм һәр коллективның эзерлек дәрәҗәсе гаҗәпләндерде. Бүләкләү тантанасын мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм Теләче территориаль профсоюз оешмасы рәисе Якупова Резеда Зөфәр кызы үткәрде. Залда катнашучылар арасында команда рухы хөкем сөрде. Профсоюз марафоны-һәр катнашучы өчен әһәмиятле вакыйга булып педагоглар хәтерендә озакка эз калдырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев