Комбайнчылар бүләкләнде
Күптән түгел генә 2019 елда комбайнчылар арасында үткәрелгән “Иң яхшы комбайнчы” дип исемләнгән республикакүләм бәйгегә нәтиҗә ясалуын хәбәр иткән идек.
Әлеге мәртәбәле исемгә республикабыздан 500 комбайнчы лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләр арасында районыбыз комбайнчылары да бар. Алар: Ренат Гатауллин, Ринат Гарипов, Илһам Мөҗипов (җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән - республика күләмендә җиңүчеләр), Марат Вәлиуллин (җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән), Рамил Ибраһимов (“Теләче Агро” ширкәтеннән), Рәсим Исламов (җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” ширкәтеннән - район күләмендә җиңүчеләр).
13 декабрь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында аларны тәбрикләү тантанасы булып үттте. Булдыклы ир-егетләребезне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән аның ярдәмчесе Илнур Хәмидуллин котлады. Комбайнчыларга республика бүләкләре (кызыксындыру премияләренә сертификатлар) белән беррәттән, “Дулкын” йөзү бассейнында 10 тапкыр бушлай коену, йөзү хокукы бирүче сертификатлар да тапшырылды.
Шулай ук әлеге тантанада “Дулкын” йөзү бассейнында 10 тапкыр бушлай коену, йөзү хокукы бирүче сертификатка ноябрь аенда терлекчелек тармагы буенча үткәрелгән рейтингта җиңү яулаган җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте терлекчеләре дә лаек булды. Аны шушы ширкәт җитәкчесе урынбасары Рафис Мәүлиев тә кабул итеп алды. Исегезгә төшерәбез: ат сынлы җиңүче Кубогы шәткелеләргә 10 декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында булып узган семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә тапшырылган иде.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев