Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Комиссия мәктәп яны лагерьларын тикшерә

28 һәм 29 майда районның мәгариф учреждениеләренә мәктәп яны лагерьларының санитар-техник торышын тикшерү өчен комиссия чыкты.

 Районда җәйге вакытта барлыгы 11 мәктәп яны лагере һәм 3 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гыйниятуллин Д.С., Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге өлкән инспекторы Хәкимуллина Л. М., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең  ЮХИДИ өлкән испекторы Шалахметов Р.Н., «Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары  үзәге директоры Сәлимов Б.Р., тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Вахитова М. Г. һәм тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Салахиева Г. Р. лагерьга караган барлык кабинетларны, спорт залларын, азык-төлек блогын, медик кабинетларны карап чыкты. Шулай ук куркыныч янау вакытында хәбәр итү системасы, видеокүзәтү камерасы тикшерелде. Комиссия барлык объектларның эш торышы канәгатьләнерлек дигән нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев