Көрәш буенча ачык Әтнә районы беренчелеге узды
Район яңалыклары

Көрәш буенча ачык Әтнә районы беренчелеге узды

10 апрель көнне Әтнә районында танылган көрәшче Габделбәр Халилов истәлегенә 2010-2011, 2012 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча ачык Әтнә районы беренчелеге узды.

Ярышларда Арча, Әтнә, Биектау, Лаеш, Казан, Марий-Элдан килгән яшь көрәшчеләр катнашты. Азат Рамазан улы Шәйхетдинов җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе егетләре дә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.
- 50 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Ислам Мараков (Теләче урта мәктәбе), 65 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Ибраһимов Адель (Теләче урта мәктәбе) 3 урыннарны яуладылар.


Нет комментариев