Корбанлыгың әзерме?
Бу көннәрдә барлык мөселман халкы Корбан гаетен бәйрәм итәргә әзерләнә. Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе.
Гает якынлашкан көннәрдә газета укучыларыбыздан корбан чалу, аның тәртибе белән бәйле сораулар килеп ирешкән иде. Бүген аларга Сауш авылы имамы Марат хәзрәт Сәйфетдинов җавап бирә.
- Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? Ничек башкарыла?
- Корбан чалу Раббыбыз Аллаһ разый булган иң зур гамәлләрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) хәдисендә әйтә: «Аллаһ Тәгалә каршында туганлык җепләрен саклаудан соң иң яхшы мал сарыф итү – корбанлык хайванының канын агызу!» Әгәр мөселман кешесенең төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш 36 мең сум акчасы бар икән, гает көннәрендә аңа корбан чалу мәҗбүри. Бу эшне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт. Корбан чалу бары бер ният – Аллаһ ризалыгы өчен башкарылырга тиеш. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең ихласлыкны һәм Үзенә ни дәрәҗәдә якын булуыбызны тикшерә. Коръәндә бу хакта болай диелгән: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» («Хаҗ» сүрәсе, 37нче аять).
- Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?
Тулы әңгәмәне район газетасының 23 июнь саныннан укый аласыз. Әңгәмәдәш – Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев