Коррупция нәрсә ул?
«Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон (№273, 25.12. 2008 ел) нигезендә коррупция – ул, беренчедән, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, алу, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы төстә үз вазифаңнан законсыз файдаланып акча, кыйммәтле әйберләр, башка мөлкәт яки мөлкәти характердагы матди керем алу яки өченче зат өчен үзләштерү мөмкинлеге тудыру, икенчедән, юридик зат исеменнән яисә юридик зат мәнфәгатьләрендә әлеге гамәлләрне кылу.
Коррупциягә каршы тору - ул федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, үз вәкаләтләреннән чыгып эш итүче оешмалар һәм физик затлар эшчәнлеге. Монда иң мөһиме - коррупцияне кисәтү, шул исәптән коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм аннан соң бетерү буенча гамәлләрне тормышка ашыру. Шулай ук коррупцион хокук бозуларны ачыклау, кисәтү, булдырмау, ачу һәм тикшерү буенча җитди эш башкару. Төп максат - коррупциячел хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерү яки бетерү.
Коррупциячел хокук бозуларны (җинаятьләрне) ачыклау, кисәтү һәм аларны башкаруда гаепле затларны җаваплылыкка тарту прокуратура, федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр, таможня хезмәте органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ришвәт яки коммерциячел сатып алу предметы акча, кыйммәтле кәгазьләр һәм башка мөлкәтләр булырга мөмкин. Шулай ук түләүсез хезмәт күрсәтеп, үз мәнфәгатьләреңә файда алу (туристик путевка бирү, фатир ремонтлау, дача төзү һ.б.) була ала. Милек характерындагы өстенлекләргә, аерым алганда, тапшырыла торган милекнең, хосусыйлаштырыла торган объектларның бәясен киметү, аренда түләүләреннән, банк ссудаларыннан файдаланган өчен процент ставкаларын киметү дә керә (РФ Югары Суды Пленумының 10.02.2000 ел, 6нчы карары (2007 ел, 6 февраль редакциясендә) «Ришвәтчелек һәм коммерциячел сатып алу эшләре буенча суд практикасы турында»).
Нинди гамәлләр мәҗбүри төстә ришвәт таләп итүгә керә соң?
- Янап акча таләп итү коммерция яки башка оешмада идарә итү функцияләрен башкаручы вазифаи затның ришвәт бирүне соравы яки гражданның законлы мәнфәгатьләренә зыян китерү аша акча, кыйммәтле кәгазьләр, башка мөлкәт рәвешендәге законсыз бүләк бирүен таләп итүне аңлата (РФ Югары Суды Пленумының 10.02.2000 ел, 6нчы карары (2007 ел, 6 февраль редакциясендә) «Ришвәтчелек һәм коммерциячел сатып алу эшләре буенча суд практикасы турында»).
Ришвәт бирү яки алу барышында арадашчы булучы җинаять җаваплылыгына тартыла. Ришвәт алу яки бирүдә арадашчы булучыны җинаять җаваплылыгына тарту, конкрет хәлләргә һәм ришвәт бирүдә яки алуда аның роленә бәйле рәвештә РФ Җинаять кодексының 33нче маддәсенә туры килгәндә карала.
Чыганак: http://zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/bezne-gm-korruptsiya-nrs-ul
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев