Көтеп алынган тамаша
433
0
Кичә район мәдәният йортында «Ә, Яңа ел, түрдән уз! Кулларыңа бездән ипи-тоз!» дип исемләнгән Яңа ел кичәсе булып үтте.
Зур аншлаг белән узган тамашаны олысы да, кечесе дә яратып тамаша кылды. Чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм барлык райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Үзенең чыгышында ул узып баручы елның уңышлы булуын, районның тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте, киләсе елга билгеле бер бурычлар билгеләде. Азактан ул бүген Украинада махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетләребезгә – Максабаш авылыннан Расил Равиловка, Шәтке авылыннан Риназ Кыямовка «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.
Матур җырлардан, дәртле биюләрдән, аһаңле шигьри тәлгәшләрдән торган чара район мәдәният йортының фойесында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев