Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көзләрдә очрашу…

Табигатьтә көз хакимлек итә. Әлеге ел фасылын Физилә балачактан ярата. Көзнең матурлыгын сәгатьләр буе сокланып тора ала.

Бүген дә терлекләрне карарга чыгар алдыннан төрле төстәге шәл бөркәнгән агачларга карап онытылды. Кайнанасы Илсөярнең: “Тагы нәрсәгә терәлеп каттың, эшкә тотынганчы ярты көнең уза”, - дигән кычкыруына уйларыннан аерылып сарайга юл тотты. Бар эшкә өлгер Физилә терлекләр янындагы эшен тәмамлап, өйдәгесен дә тәртипләп куйды. Бүген ял көне, көн дә матур, иртәнге чәен дә эчмичә бакчага чыкты. Биредәге эшләрне дә тиз-тиз генә башкарып, кайнанасы Илсөяргә гөмбәгә барасын әйтеп, тиз генә кулына чиләген элде дә, поселокның икенче очында булган чыршылыкка юл тотты. Кайнанасы гадәттәгечә: “дөньяңны онытып йөрмә, өйдә эш бетмәгән “, - дип арттан кычкырып калды. Әйтерсең баруга тулы чиләкләр аны көтеп тора. Тозлы гөмбә сатарга яратканлыктан, теләсә дә, теләмәсә дә киленен гөмбәгә җибәрмичә булдыра алмый шул. Тормыш иптәше Хәлим фаҗигале төстә вафат булганнан бирле, сабыр Физиләгә көн бетте. Элек тә киленен сөймәгән Илсөяр өчен тыныч көннәр генә түгел, төннәр дә бетте дисәң була...

Эльмира Әхмәтҗанова

Әлеге хикәянең дәвамын газетабызның 28 октябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев