Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп калмый инде язга да…

15 февраль көнне “Әхмәтова Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария, инженерия белгечләре катнашында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гыйнвар аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтенә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге уңайдан киңәшмәдә тирән аналитик материалларга бай доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов чыгыш ясады. Моннан тыш, киңәшмәдә район ветеринария берләшмәсе табибы Әнәс Шәймәрдәнов, “Әхмәтова Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Райнур Әхмәтов һәм күптән түгел биредә идарәче булып эшли башлаган Рамил Сөнгатуллинның да чыгышлары зур кызыксыну белән тыңланды. Киңәшмәдә катнашучыларны “Агроботаст” - цифровой помощник фермера” дип исемләнгән мәгълүмати-аналитик система белән Казаннан килгән белгеч Евгений Балабонов таныштырса, хуҗалыкларны нәселле терлекләр үрчетүгә күчерү тәртибе һәм аның өстенлекләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектәге нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе белгече Ирек Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше Олы Мишә авылы мәдәният йортында узса, практик өлеше “Әхмәтова Ф.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында, ремонт остаханәсендә һәм амбар хуҗалыгында булып үтте.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев