Куян - 2023 ел символы
Бүген, ягъни 27 декабрь көнне, район ветераннар Советы бинасында кул эшләре бәйгесендә җиңүче балаларны бүләкләделәр.
Район ветераннар Советы белән район балалар иҗат үзәге тарафыннан үткәрелгән бәйгегә 5 декабрьдә старт бирелгән иде. Бәйгедә 1 - 4 һәм 5 - 8 сыйныф укучылары көч сынашты.
1-4 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйгедә призлы урыннарга - Дилия Галимова (җитәкчесе - Фәния Габделхак кызы Галимҗанова), Вероника Архипова (җитәкчесе Резеда Габдулла кызы Габдуллина), Әмирә Бәдретдинова (җитәкчесе - Рәфилә Рафил кызы Нәбиуллина) лаек булса, 5-8 сыйныф укучылары арасында иң яхшы кул эшләре дип Азалия Һадиева (җитәкчесе Лилия Габдрәүф кызы Зарипова), Айзилә Кыямова (җитәкчесе Наилә Васил кызы Рәхмәтуллина) һәм Фирзәр Шәймәрдановныкы (җитәкчесе - Рузалия Хатип кызы Мөхәммәтова) табылган.
Көнчыгыш календаре буенча 2023 ел символы булган Куян сыны ясап җиңүче булган укучы балаларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән район ветераннар Советының балалар һәм яшьләр белән эшләү комиссиясе рәисе Газинур Закиров бүләкләде.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев