Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куяннар саны районда 1001 данәгә җиткән

Хәтерләсәгез, узган елны Теләче районы иң зур тигр сыны ясап республикада танылу алган иде. Быел да теләчеләр ел символы- куян ясаганнар.

Биеклеге тугыз метрдан артык, озынлыгы унбер метрдан артык булган куян янында олысы да кечесе фотога төшә икән. Алай гына түгел, куян елы булганлыктан, һәр оешма, ял паркында куян сыннары каршы ала. Алар гадәти куяннар гына түгел- спортсмен куяннан алып, язучы, банкир, агроном, әкиятләрдән дә геройлар  бар. 2023 милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы да читтә калмаган. Җирлектә миллилеккә аеруча игътибар бирелгән.Шунсы да үзенчәлекле, куяннар саны районда 1001 данәгә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев