Кул көрәше буенча ярышларда катнаштылар
Балтач районында кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Ренат Борһанов истәлегенә 2009-2010, 2011-2012 нче елгы егет-кызлар арасында ачык республика ярышлары узды.
Тренер-укытучы Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда катнашып кайтты.
2011-2012 нче елгы егетләр арасында 45 кг.кадәр үлчәү авырлынында Закиров Азамат (Алан урта мәктәбе) 1 урын, 55 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Биктимиров Рәис (Теләче урта мәктәбе) 2 урынга лаек булды.
2009-2010 елгы егетләр арасында 55 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Гыйниятуллин Илдан (Теләче урта мәктәбе) 1 урын яулады.
Егетләрне тәбриклибез, алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев