Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңел сайлаган һөнәр

2023 ел – Россиядә Укытучылар елы буларак үтәчәк. Мәктәпне тәмамлаганга күп еллар үтсә дә, һәркемнең беренче укытучысы күңеле түрендә яшидер.

Шушы уңайдан үз һөнәрен өзелеп яратучы, укучыларына тиешле белем бирүгә бар көчен куючы районыбызның Олы Тиләҗе мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, Россиянең “Почетлы укытучысы” күкрәк билгесе иясе Хайруллина Марсилә Миннәхмәт кызы белән әңгәмә корып алдык.

– Марсилә Миннәхмәтовна, тормышыгызны ничек итеп укытучылык белән бәйләдегез?

– Үзем Саба районы Бигәнәй авылыннан. Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча белем алып чыкканнан соң Алан мәктәбендә эшләдем. Тиләҗегә 1984 елда килдем. Һөнәремне сайлауда укытучы булып эшләүче әнием дә зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм. Мәктәптә укыгында укытучыларым да йөрәгемдә җылы урын алды. Күңел сайлаган һөнәр Мин аларның һәрбер хәрәкәтен, сөйләмен, балалар белән үз-үзен тотышын, хәтта, киеменә кадәр яратып күзәтә идем.

– Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле.

– Тиләҗедә эшли башлагач, тормыш иптәшем Ринат белән танышып, тормыш корып җибәрдек. Ирем үземнән җиде яшькә олырак. Ул вакытта бригадир булып эшли иде ул. Ринат, монсын нишләтим икән, дип гел аңа киңәш сорап бара идем янына. Якыннанрак танышып китүебезнең дә сәбәбе шул булгандыр дип уйлыйм. Малаебыз, ике оныгыбыз бар. 

– Һөнәрегезнең уңай һәм тискәре яклары нидә?

– 40 ел укытучылык стажым бар. Мәктәптән кайтканда башымда бер уй: балалар каршында йөзем ак калдымы, бар белгәнемне аларга тапшыра алдыммы? Хәтта йокларга да, иртәгә эшне нәрсәдән башлаячакмын дигән уйлар белән ятам. Балаларым да үземә карата бик мәрхәмәтле. Элек мин укыткан балаларның балаларын укытам хәзер. Укучыларым белән бик күп олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашабыз, җиңүләребез дә бар. Гомумән, һөнәремне бик яратам.

– Сайлаган һөнәрең, хобби кебек, аны бушка да эшләргә әзер булырга тиешсең, диләр. Сез моның турында ни уйлыйсыз?
– Дөрес фикер. Әгәр дә эзләнмәсәң, үзең өстеңдә эшләмәсәң, балаларга, җиңел генә фәннәрне яраттырып булмый. Әгәр дә укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирә икән, аннан да зур бәхет юк. Шундый максат белән яшәдем һәм яшим. Балаларны бөтен яктан да ачып бетерергә, төрле яктан үссеннәр дип тырышам. Авыл мәктәбендә генә укыдылар шул, бернәрсәгә дә ирешә алмадылар, дип әйтмәсеннәр иде инде. Спектакльләр дә әзерлибез. Башлангыч сыйныфта өйрәнмәсәләр аннары сәхнәгә менми бит инде алар. Кул көрәше буенча Россиядә күп җиңүләргә ирешкән авылдашыбыз Ришат Зәйнетдиновны еш искә алам. Миндә укыды ул. Кечкенәдән бик актив бала булып үсте - аягы авыртса да бөтен җиргә өлгерә иде. Физкультура дәресләрендә чаңгыга чыкканда балалар белән чыкмыйсыңмы әллә Ришат дим, юк апа, чыгам, - ди. Каршы килергә батырчылык итми идем. Спортны бик ярата иде, менә хәзер нинди җиңүләргә иреште. Аның белән бик горурланам.

– Үткәннәргә кире кайтып, яңадан укытучы һөнәрен сайлар идегезме?

– Һичшиксез. Андый мөмкинлек бирсәләр мин кабат шушы юлдан барыр идем. Мин үземнең гомеремне бәхетле дип саныйм. Һөнәр алдындагы авырлыклар да укытучыга бары тик ныгыр өчен генә бирелә.

Аның дистә еллар буе үз һөнәренә тугры калуы сокландыра. Ул кайчандыр кулларыннан тотып язарга, бармак төртә-төртә укырга өйрәткән укучылар арасында бүген кемнәр генә юк. Табиблар, журналистлар, укытучылар, шоферлар - барысы да тормышта үз урыннарын тапкан алар. Башлангыч сыйныф укытучысы, беренче мөгаллимнең кеше тормышындагы ролен әйтеп бетерә торган түгел. Еллар үткәч тә, «Беренче укытучым», - дип юкка гына яратып, якын итеп әйтмибез бит инде. Аннары бу һөнәрнең тагын шунысы да бар: төн йокыларыңны калдырып өйрәтәсең-өйрәтәсең дә, тәмам «эзгә салгач» кына, бүтән укытучыларга тапшырасың. Ә сине яңадан ак кәгазь кебек саф күңелле нәниләр көтеп тора...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев