Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам”

Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.

– Олуг әдәбият дөньясына ныклап кереп китүең юктан гына булмагандыр. Ничек һәм ни өчен нәкъ менә язучы булып киттең икән син?
– Беренче шигыремне башлангыч класста укып йөргән чакларда яздым. Әниемә укып биргән идем, аның мактап башымнан сыйпаганы һаман әле истә. Беренчедә идем бугай. Әдәбиятка килүемнең өч сәбәбе бар дип саныйм. Әгәр Аллаһы Тәгалә һәм табигать биргән сәләт булмаса, ячучы һәм журналист сукмагыннан атлап китер идем микән? Икенчедән, бабам Низаметдин – авыл мулласы, әтием Мияссәр – фронтовик, амбар мөдире иде. Икесе дә укымышлы, җор сүзле, тапкыр телле кешеләр исәбендә. Икесе дә шигырьләр язгалады. Күрәмең, иҗат эшенә тартылуым нәселдән дә килгәндер. Һәм, ниһаять, өченчесе: әнием Асия озак еллар хат ташучы булып эшләде. Аның авыл “почтальоны” булып эшләве минем өчен иң яхшы һәм беренче мәктәп булгандыр, мөгаен. Күршедәге Төбәк авылыннан (Саба районы – Авт.) дәү генә күн сумкасын күтәреп кайтып керер иде. Әнә шул күн сумкадан типография буявы исе аңкып торган газета һәм журналлар, бүселеп, идәнгә яисә карават өстенә коела... Шулар арасыннан “Яшь ленинчы” һәм “Ялкын” – иң якын дусларым булды. “Ялкын” журналында барган “Чаткы” конкурсында Зәйдән Мөдәррис Әгъләмов гел беренче урынны яулап, икенче-өченче урыннарда – Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр, Зиннур Мансуров булыр иде.

– Синең балачагың ничегрәк узды икән? Кояшлы көннәр күбрәк булдымы, әллә болытлысы ...
– Кояшлы көннәрем күбрәк булгандыр. Мин бик хыялый җан, тиктормас малай идем. Агачтан читлекләр ясап, куяннар да үстердем. Баз өсте келәтендә нәни музей ясап караганым да хәтеремдә. Агач өебез түбәсе, агач башлары – минем иң яраткан урыннарым иде. Өебезгә “Техника молодежи” дигән журнал килә. Шундагы үрнәк схемадан өйрәнеп, нәни парашют ясадым бервакыт. Шомырт ботагыннан юнып ясалган агач солдатны чүпрәк купол астындагы җепләр бәйләменә беркеттем дә менеп киттем өй түбәсенә! Бәләкәй парашютымны кулларым белән күккә чөеп җибәрдем... Талгын гына йөзеп китте бу. Әмма җил малае аны бәрәңге бакчасына үсеп утырган карт тупылга таба куалый башлады. Күрәм: гөмбәзе, баулары, агач солдаты-ние белән бергә, тупыл очындагы ябалдашлар әсирлегенә эләкте... Парашютым җиргә төшмәде, яфраклар шавын тыңлый-тыңлый әле бик озак күктә, ачык һавада яшәүгә дучар ителгән иде ул.

– Бәләкәйдән үк “лунатик” булгансың икән шул. Сине 15 катлы “Идел-Пресс бинасының 10нчы катындагы бер бүлмәдә тәрәзәсеннән икенчесенә урам як аша кергән, дип тә сөйлиләр. Дөресме бу? Курыкмадыңмы?
– “Казан утлары” журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән чагым иде. Хезмәттәшләрем, шаяртыптыр инде, бүлмәмне тыштан бикләп киткәннәр. “Шеф” ялда. Подписка эшләре буенча нәшрият директоры янына кинәт җыелышка чакырдылар, бармыйча булмый. Тотым да, стена калайларына ябыша-ябыша, ачык тәрәзәдән күрше бүлмәнең идәненә сикереп төштем! Ул чакта куркуны белмәдем. Ә менә хәзер шул мизгелләрне уйласам, йөрәгем “Жу-у...” итеп куя. Аска төшеп мәтәлсәм, эшләр харап иде бит... Яшь чакта ике тапкыр бүре белән очраштым, куркуның тамчысы да булмады. Хәзер күңелдә зур бер курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам.

– Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин: “Рашат Низами – әдәбияттагы барлык жанрларны да иярләгән кеше”, – дип язган иде. Алар бер-берсенә комачау итмиме соң?
– Юк, дияр идем. Һәр жанр күңелгә якын: проза, поэзия, публицистика. Балалар өчен “Яралы керпе” дигән китабым чыкканы бар, 10 мең тираж белән. Шигырьдә әйтеп булмастай уй-фикерләр кайчак прозага бәреп керә. Дәшми калалмый торган чакларда мин еш кына публицистикага кайтып төшәм. Композитор Фәрит Яруллин турында хәтта “Җыр һәм мылтык” дигән пьеса яздым. Аны Кариев исемендәге яшьләр театрына тәкъдим иткән идем, баш режиссер Ренат Әюпов җавабында болай диде: “Драматургия жанры таләпләренә туры китереп язылган уңышлы әсәр. Ләкин без сәхнәдә куяр өчен Салих Сәйдәшев турындагы пьесаны репертуарга керттек. Берьюлы ике композиторны сәхнәбезгә менгерү җайсыз-уңайсыз булыр иде”. Менә шулай аптырашта калдым.

– Композиторлар димәктән, атаклы кешеләр тормышы сериясеннән Фәрит Яруллин турында роман-хроника, Салих Сәйдәшев турында роман-эссе язарга этәргеч нәрсә булды икән?
– Безгә кадәр яшәп киткән әлеге зур талант ияләре турында күләмле әсәрләр язу җиңелдән булмады. Һәр икесенең дә тормыш һәм иҗат юлын бөртекләп өйрәнү, фактик материаллар туплау бишәр елга сузылды диярлек. Бу хакта аерым сөйләшергә, иркенләп сөйләргә кирәк. Шуны гына әйтә алам: татар әдипләренең һәркайсы үз халкының бөек уллары турында берәр әсәр язып калдырырга тиешле дип уйлыйм. Санап тормыйм, безнең әдәбият дөньясында моның күркәм мисаллары бар. Тарихыбыхдагы күренекле шәхесләр милләтебезнең данын күтәрә чөнки. Безгә милли романнар бик тә кирәк! Моны, әлбәттә, яшь буын вәкилләре язачактыр инде киләчәктә. Шуңа бик тә өметләнәм.

– Шушы ике композиторыбыз турындагы милли романнарга Тукай премиясе бирелмәне ничек аңлатырсың икән?
– Бу сорауга җавап бирергә, шәхсән, читенсенәм. Чөнки дәүләт стуктурасындагы Тукай премиясе комиссиясе әгъзаларының бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрне укып-танышып чыгарга өлгерәләрме – миндә андый мәгълүмат юк.

– Синең дошманнарың бармы?
– Бар: явызлык, әшәкелек, һәм империячел-шовинистик сәясәт. Ә болай шәхси дошманнарым юк, дусларым да аз диярлек. Чөнки мин, иҗат кешесе буларак, урысчалап әйткәндә, шактый дәрәҗәдә “волк-одиночка”. Өстәвенә соңгы елларда колакка катыландым. Шунлыктан мәдәни-әдәби чараларга барырга да бик ашкынып тормыйм. Ишетү аппараты – организм өчен чит-ят нәрсәкәй, аны бик кирәккәндә генә кулланам. Ялгыз утрау, бәйсез булып яшәргә яратам. Иҗат итү дигәндә, ялгызлык – минем өчен файдага гына. Мин шушы үз “дәүләтем”нең колы да, хуҗасы да.

– Бу тормышта сине аеруча нәрсә борчый?
– Җәмгыятебездә әхлак чишмәләрнең саегуы, авылларыбызның кыерсытылуына борчылам. Авыл – элек-электән милләтебезнең һәм туган телебезнең терәге, арка таянычы, тел сакчысы булган. Киләчәктә аның шушы ролен югалтсак яки шәрәләндерсәк, белмим, кая барып чыгарбыз икән? Шулай да иң зур борчылуым – туган телебезнең язмышы, киләчәге өчен.

– Туган телебезне яклау, саклау, кадерли белү юнәлешендә берәр яңа тәкъдим әйтә алмассың микән?
– Бу хакта күп уйланганым бар. Конкрет тәкъдимем бар: Татарстан җитәкчелеге, димәк, хөкүмәтебез дә – махсус указ чыгарып тормыйча, районыбыз башлыкларының костюм җиңеннән тартып кына, һәрбер район үзәкләрендә татар телендә укый торган мәктәп яки гимназия ачсыннар иде! (Юкса татар районнарында да фәннәрне фәкать рус телендә укытуга күчеп барабыз бит). Бу – төп Закон, яки Конституциягә каршы эшләнә торган гамәл түгел. Күршебез Башкортстанда әнә шундый хәрәкәт канат җәя. Ата-аналар белән актив эшләү дә бик кирәк. Шушы юшәлештә эшли алсак, Мәскәүдән килеп берәү дә татар мәктәпләренә йозак элеп йөрмәячәк. Мәктәпләребез бетә икән, тарихыбыз да, әдәбиятыбыз да юкка чыгачак – шуны аңларга вакыт, бик вакыт безгә.

– Ярый, сәясәттән читкәрәк китик булмаса. Мәңгелек сорау: мәхәббәт бармы, юкмы?
– Минемчә, кем өчендер бар, кем өчендер юк. Чөнки бу нәрсә кешенең калебенә, тәрбиясенә, рух байлыгына, хәтта шәхси тәҗрибәсенә дә бәйле. Мәхәббәт исә үзе бик нечкә, нәзберек нәрсә, аңа теләсә кемнең кулы җитмәскә дә мөмкин. Бу очракта мин тормышка, хатын-кызга, дөньяга мәхәббәт дигән олы төшенчәләрне күз алдында тотып әйтәм.

– Традицион сорау: син бәхетле кешеме?
– Бәхет ул шактый шартлы, абстракт төшенчә. Кеше беркайчан да тоташ бәхетле була алмый – тормышның язылмаган закончалыгы бу. Халкым, дәүләтчелеген югалтып, алтынчы гасыр инде империя табаны астында яши икән, мин бәхетле дип ничек күкрәк какмак кирәк?

– Синеңчә, бәхетле булыр өчен кеше нишләргә тиеш?
– Безне бу фани дөньяга Олуг Табигать, Ходай Тәгалә яралткан. Ә инде язмышының күп өлешен кеше үзе ясарга, иҗат итәргә, камилләштерергә тиеш дип беләм. Бәхетнең төп чыганагы – тормышка, хатын-кызга, дөньяга мәхәббәт.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/keld-kurku-bar-tatarny-kilchge-chen-syzlanam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев