«Күңелем шигырь яза» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан, районда эшләп килүче “Йөзек кашы” әдәби берләшмәсе белән берлектә, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырылды.
Менә алар җиңүчеләр:
1 урын – Рузалия Газизова, Олы Мишә.
2 урын – Зоя Павлова, Субаш авылы.
3 урын – Таңсылу Йосыпова, Баландыш авылы
Бәйгедә һәркем, үзе язган шигырь белән катнаша алды. Җиңүчеләр сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукай - милләтебезнең йөзек кашы” дип исемләнгән район мәдәният йортында узган әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнделәр. Кызганычка каршы, беренче урын алган Рузалия ханым, билгеле бер сәбәпләр аркасында, чарада катнаша алмады. Котлыйбыз шагыйрьләребезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев