Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә

Максабаш авылыннан Гүзәлия Гаязова шигыре , 15 яшь.

Теләчем – туган җирем.

Әллә каян , чит җирләрдән

Үзенә өнди Теләчем.

Кая гына булсабыз да

Килә кайтып киләсем.

Кечкенәдән инде яхшы белгән,

Уйнап үскән таныш болыннар.

Теләчедә чакта күңел тыныч,

Сызлып ата һәр көн ал таңнар.

 

Теләчебез зур хөрмәткә ия,

Көрәшчеләр данны күтәрә.

Мәңге шулай сүнми гөрләп торсын,

Бик күп еллар язсын яшьнәргә.

Бүк күп җиңү, яңа үрләр көтә

Теләчене әле алда да.

Һичбершиксез, иң танылган район-

Теләчебез булыр дөньяда.

«Теләче» дип әйткән чакта да мин

Өндим сезне бәхет теләргә.

Үзем беләм ,бәхет елмаячак,

Теләчене сөйгән һәркемгә!

Теләченең халкы гомер итә

Бәхет нурларына күмелеп.

Байлык белән өстен тормый алар,

Булганына яши сөенеп.

Эшчән алар, барсын булдыралар!

Юк аларга тиңнәр , беләмен.

Кайда гына булсам, ни күрсәм дә -

Теләчегә тиңне күрмәдем!

Якынырак танып белим дисән,

Һәрчак шат без, рәхим итегез!

Мин әйткәнне ялган диеп белсән,

Үз күзегез белән килеп күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев