«Күңелем шигырь яза» бәйгесенә язмалар килә башлады
Сезгә Түбән Саурыш авылыннан Нәкыйф Җәләлиев шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Туган ягым -Теләчем.
Өзелеп-өзелеп сагынамын,
Туган ягым-Теләчемне.
Таң нурларын сибеп кенә,
Уятсаң иде киләчәгемне.
Туган ягым-Теләчем,
Нинди матур,гүзэә син.
Гомеремнең якты мизгелләрен,
Синдә генә күрәм мин.
Туган ягым -Теләчем,
Синдә гомер итәмен,
Мең-мең рәхмәләр әйтеп кенә,
Сиңа баш иямен.
Авылым Түбән Саурышым
1.Синдә үтте гомеремнең
Күңелле балачак хисләре.
Болын-кырларыннан бөркелэ,
Хуш чәчкәләр исләре.
КУШЫМТА.
Туган ягым,туган җирем,
Авылым Түбән Саурышым,
Синдә миңа җан биргәнгә,
Рәхмәтлемен сиңа язмышым.
2.Сызылып таңнар атканда,
Өздереп сайрый сандугачын.
Шифалы да ләззәтле дә,
Синең татлы суларын.
3. Кызарып ла пешә җиләкләрең,
Матур тау битләрендә.
Бөдрә талларың шаулый,
Челтерәп аккан чишмәләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев