Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелләрдәге бәйрәм рухы барысын да җиңде

7 гыйнвар көнне барлык православ дөньясы Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы уңайдан Теләченең үзәк ял паркында зур бәйрәм чарасы булып узды.

Иң якты һәм сихри саналган бәйрәмнәрнең берсе белән райондашларыбызны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.  Әлеге бәйрәмдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелган халыкның күңелен район мәдәният йорты, Ачы һәм Әбде авылы сәнгать осталары күрде. Чарада “Сударушка”, “Рябинушка”, “Задоринка” рус халык фольклор ансамбльләре сәхнә тотты. Чарага килгән халык аларга кушылып биеде, җырлады, көннең үтә салкын булуы да куркытмады, күңелләрдәге бәйрәм рухы барысын да җиңде.  

Чара барышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез.  Бәйрәмнең үзе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев