Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп калмый инде язга да…

Бүген, ягъни 20 гыйнвар көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә язгы кыр эшләренә агрономнарның эш планнары кабул ителә башлады.

Әлеге рәсемнәрдә сез җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте баш агрономы Искәндәр Шакировның эш планын яклавын күрәсез. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарә консультанты Илфар Баев, “Россельхозцентр”ның Теләче районы бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәбировны күрәсез. 

Чара барышында 2023 елда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен күпме финанс средсволары, ашлама, ягулык-майлау материаллары, җир мәйданнарын чагыштыру кирәклеге хакында сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев