Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күперле булдылар

Көзге матур көндә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә булырга туры килде. Авыл тыкрыкларына тип-тигез вак таш җәелгән. Бу хәл үзәктә генә түгел, йортлар саны аз урнашкан, авылның очында, ерак урнашкан урамнарда да шул күренеш.

Җирлек башлыгы Ирек Заһидуллин: ”Ел саен авыл урамнарына  игътибарны бирәбез, кайбер урамнарга өчәр кат җәелде. Җирлектә иң кирәге юл һәм су. Шунлыктан әлеге мәсьәләләрне беренче чиратка куябыз. Казаклар авылында,  Тау асты,  Тау өсте якларын тоташтыру өчен  җәяүлеләр өчен уңайлы, сыйфатлы күпер эшләнүе дә, җитәкче әйткәннәргә дәлил булып тора. Грант акчасы бирелгәч авыл өчен тәҗел булган күпер проблемасын хәл итәләр. Тузган күперне  Сабаның  мелиорация оешмасы эшләп чыга.  Күпергә комачау итмәсенгә, аның янындагы агачларын да чистартып, тәртипкә китерәләр.

Әлеге эшкә  455 мең сум чыгым тотыла. Күпернең басмасы да тимердән эшләнгән, бу инде күп еллар халыкка игелекле хезмәт итәчәк дигән сүз. Авыл халкы әйтүенчә: бу күпер тузган булган, язгы сулар аны агызып алып  та китә торган булган, без өлкәннәргә бу күпер аеруча әһәмиятле, шуннан йөрибез диләр. Грант акчасына су башнясын да яңартуга ирешкәннәр. 50 ел халыкка хезмәт иткән башня инде күптән тузган, черегән булган.  Яңа башняны  Мари өлкәсеннән кайтартканнар. Бүген суны яңасына тоташтыру бара. Бәясе башняның аз түгел,  477 меңне тәшкил итә. Үзарасалым акчасына гына әлеге эшне башкару  кече кибәхуҗалыларга берничә елга сузылган булыр иде. Ул акчага су башнясының  биләмәсен  санитар таләпләргә  китерүгә ирешкәннәр. Үзарасалым программасына килгәндә, ул елның-елында җирлектә максатчан тотыла. Узган елны җыелган акчага Казаклар авылының 310 метр  зират коймасы буялып, ауган, ватылган урыннары рәтләнгән. Җирлекнең һәр  авылында  урам баганаларына яктырткычлар куелган. Алдан әйткәнемчә, юл проблемасын хәл итү өчен кулланганнар. Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең авыллары төзек, чиста. Яңа йортлар авылны бизи. Бу инде биредә тырыш халык яшәүен дәлилли. Шунысын да әйтергә кирәк: республика һәм федераль программаларда да актив катнаша. Социаль әһәмияткә ия биналар төзек, яңа. Быел гына Белем бәйрәме алдыннан  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе  ремонттан соң, үз ишекләрен ачты.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев