Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпкырлы шәхес иде

31 июль көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә якташыбыз, танылган хокук белгече һәм язучы Фәнил Ислам улы Галиевның 85 еллыгына багышланган “Фәнил Галиев - күпкырлы шәхес” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева алып барган кичәдә әдипнең хәләл җефете Равия ханым, районыбыз китаханәчеләре, “Йөзек кашы” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, язучының иҗатын үз иткән, аның белән иркен аралашкан райондашларыбыз катнашты. 

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, ветеран укытучы, бик күп китаплар авторы Нурания Гыйльметдинова, җирле шагыйрәләребез - Сиринә Гатиятова, Дамира Миннебаева, “Ак Барс банкы” ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин, Иске Җөри авылы мәдәният йорты директоры Равил Насыйбуллин, райондашыбыз, яшь музыкант, Халыкара конкурслар лауреаты, Фәнил Ислам улының якын туганы  Ильяс Фәрхуллин һәм аның әнисе Язилә ханым катнашты һәм чыгыш ясады. Нурания белән Сиринә ханымнар Фәнил абыйның үзе кебек якты һәм җылы кичәдә үзләренең яраткан җырларын башкасалар, Равил Насыйбуллин Җөри хан турындагы тарихи хикәясеннән өзек укыды. Әлеге әсәре аның “Идел” яшьләр журналы тарфыннан игълан ителгән тарихи хикәяләр бәйгесендә икенче урынны яулаган иде.

Шунысы сөенечле, Мәскәү шәһәрендә урнашкан “Вече” нәшрияты Фәнил абыйның юбилее алдыннан, апрель аенда алты китаптан торган “Искать убийцу” һәм “По следам призракам” дигән җыентыкларын чыгарган. Бу кадәресен безгә язучының тормыш иптәше Равия ханым җиткерде.

Фәнил абыйның үзе кебек җылы, якты кичә турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев