Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күркәм капка төбе

Теләче авылында яшәүче Гөлнур һәм Азат Шәйхетдиновларның йорт биләмәсен, капка төбен бүген әнә шундый чисталык –пөхтәлек, күркәмлек бизи.

Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәген җитәкләүче, һәр эштә үрнәк булган ир-егет, гаилә башлыгы Азат Рамазан улы Шәйхетдиновның бүген туган көне. Көрәш буенча районыбыз җыелма командасының алтын баганасы һәм күп тапкырлар Сабантуй батыры булган, танылган көрәшчегә 55 яшь тулды. Күпләр аны “Теләче Карелины” буларак белә, таный.  

Без Азат Рамазан улын  барлык райондашларыбыз һәм көрәш сөючеләр исеменнән күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, саулык-сәламәтлек,  күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете һәм шатлык-куанычлар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев