Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Куркыныч чир

Кыш айлары - котыру авыруы таралу ихтималы зур булган чор. Әлеге чир табигатьтә таралучы инфекция булганлыктан, хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә зур куркыныч тудыра.

Күптән түгел районыбызда котыру чире белән бәйле очрак теркәлде. Авыруны кисәтү максатыннан, районда нинди профилактик чаралар күрелүе һәм эпидемиологик вәзгыять турында  район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповтан сораштык.

- Котыру авыруы - аеруча кискен, йогышлы, үлемгә китерә торган чир. Аның районда 2020 елдан бирле күзәтелгәне юк иде. Быел декабрь аенда Теләче авылында шәхси хуҗалыкта мәчедә әлеге авыру ачыкланды. Бу хуҗалалыкта тиешле таләпләргә туры китерелеп дезинфекция ясалды, авыру таралуга юл куймау өчен катгый саклану чаралары күрелде. Бу куркыныч авыруны кисәтеп була, ә инде барлыкка килсә, дәвалау чаралары юк. Котыру чирен таратучылар булып, нигездә кыргый җәнлекләр тора. Бигрәк тә төлке яман вирусны таратучы буларак билгеле. Әлеге чир, котырган хайван кешене тешләгәндә, тырнаганда, яки киселгән яралы урынга чирле хайванның селәгәе  эләккәндә килеп чыга. Шуны белү дә мөһим: котыру авыруын кузгатучы вирус чирле хайванның селәгәендә авыруның билгеләре беленә башлаганчы 10 көн алдан булырга мөмкин. Кеше организмына эләккәндә, вирус нерв юллары буенча тарала, баш миенә барып җитә, анда үзәк нерв эшчәнлегенең мөһим элементларын боза торган ялкынсыну барлыкка китерә, нәтиҗәдә кеше үлә. 

- Сер түгел, бүген төлкеләрне Теләче урамнарында да күрүчеләр бар. Аларда котыру чире куркынычы юклыгын ничек белергә? Гомумән, әлеге чирнең билгеләре нидән гыйбарәт?

- Әйе, басу-кырларда төлкеләргә, гомумән, кыргый җәнлекләргә азык табу кыенлашкач, алар үзләренә җим эзләп торак пунктларга килүдән дә курыкмыйлар. Әмма котыру чире белән авырган һәм ашарга җим эзләп йөрүче сәламәт җәнлекләр арасында аермалар бар. Мәсәлән, әлеге чир белән зарарланган очракта мал су эчә һәм ашый алмый, үңәче  каплану сәбәпле, авызыннан селәгәе ага. Шулай ук уттан курка. Шунысын да искәртеп үтәм: кайбер хуҗалыклардагы кош-кортларга төлкеләр һөҗүм иткән очракта еш кына котырган җәнлек булуына ишарәлиләр. Чынлыкта, котырган төлке тавык-чебешләргә түгел, киресенчә кешеләргә ташлана. Үз -үзен белештермәгән төлке тик торганда урамдагы баганага да килеп ябышырга, тимер чыбыкларын тешләргә мөмкин.

- Бүген районда котыру чиренә каршы нинди профилактика чаралары күрелә?

- Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ел дәвамында котыру чиренә каршы ныклы эш алып бара. Әлеге максаттан яз һәм көз айларында төлкеләр еш йөрүчән урман, ерганакларга, авыл тирәләренә 16 мең доза вакциналы җим (приманка) таратыла. Шуны ашаган очракта, төлкеләр организмында бер елга җитәрлек котыру чиренә каршы иммунитет барлыкка килә. Бүген район хуҗалыкларында асралучы мөгезле эре терлек, атлар, сарык, кәҗәләргә, барлыгы - 24245, мәчеләргә 1419, этләргә - 988 вакцина ясалды.

- Кыргый җәнлек, эт яки мәче тешләгәндә, кеше үз-үзен ничек тотарга тиеш?

- Иң беренче чиратта уяулыкны югалтмаска киңәш итәр идем. Әгәр шикле эт яки мәче, кыргый җәнлек тешләсә, бер тәүлек эчендә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм котыру чиренә каршы вакцина алырга тиеш. Аннан фәкать үз вакытында ясалган вакцина гына коткарып кала ала. Котыру чиренә дучар булу бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Хәтта үз өегездә яшәүче эт - мәчеләр тешләсә дә, бу очракны игътибарсыз калдырмаска кирәк. Үзебезгә һәм якыннарыбызга карата ихтирамлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев