Күзгә карап алдыйлар
Телефоннан шикле номердан шалтыратучылар белән сөйләшеп тормастан, элемтәне өзеп куюыгыз хәерле.
Бүген кырыкалдарлык берүк вакытта иң җиңел һәм авыр җинаятьләрдән санала. Аны кылуы бик җиңел. Кем әйтмешли, күтәрәсе, төшерәсе юк. Телефон аша берәүнең миллион сум акчасын тартасың да аласың. Бетте-китте. Ләкин мондый төр җинаятьне ачуы бик авыр. Күпчелек җинаятьләр банк карталары ярдәмендә башкарыла.
Мисал өчен, быел 16-27 февраль көннәре аралыгында билгесез берәү телефоннан Теләче кешесенә банк хезмәткәре булып шалтырата. “Сезнең исемгә кредит рәсмиләштергәннәр. Шуңа күрә картагыздагы акчагызны кредит түләргә алмасыннар өчен, аны “салдырып”, мин әйткән счетка күчерергә, моның өчен миңа картагызның мәгълүматлары кирәк”, - ди. Һәм райондашыбыз ике дә уйлап тормый, кырыкалдар әйткәннәрне беркарусыз үтәп, 484 мең акчасын кырыкалдар әйткән счетка күчерә дә куя
Урлатканда гына тиз урлатабыз. Урланган акчаларны кире кайтару бик авыр. Узган ел районда кырыкалдарлар тарафыннан урланган акчаларның күләме 4 миллион 898 мең сумга җиткән. Бик зур сумма. Әйеме!? Хокук сакчылары урланган акчаларның 2 миллион 500 сумын гына хуҗаларына кире кайтарып бирүгә ирешә алганнар. Кырыкалдарлык белән бәйле җинаятьләрнең күбесе узган елның беренче яртысында кылынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев