Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган механизаторларга акчалата премияләр бирү турында Нигезләмә эшләнде

Апрель башында муниципаль район башлыгы карары белән районда 2022 елгы язгы кыр эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган механизаторларга акчалата премияләр бирү турында Нигезләмә эшләнде.

Хезмәт алдынгыларына акчалата премия сертификатлары биш көн саен билгеләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме һәм бирү тәртибе түбәндәгечә: - Тырма агрегаты белән эшләүче механизаторларга беренче урынга - 1500, икенче урынга - 1000. - Сөрүлек җирләрен культивацияләүче механизаторларга беренче урынга - 1500, икенче урынга - 1000 сум. - Гади чәчкечләр белән чәчү эшләре башкаручы механизаторларга беренче урынга - 4000, икенче урынга - 3000, өченче урынга - 2000 сум. - Чәчү комплексы белән чәчү эшләре башкаручы механизаторларга беренче урынга - 3000, икенче урынга - 2000 сум. - Минераль ашламалар кертүче механизаторларга беренче урынга - 1500 сум, икенче урынга - 1000 сум. Хезмәт күрсәткечләре бер төрле булганда, игенче-механизаторларның язгы кыр эшләре башыннан күпме эталон-эш башкаруы исәпкә алыначак. Механизаторларның биш көнлек эш күрсәткечләре “Теләче” газетасында яктыртылачак. Хезмәт алдынгыларының эш күрсәткечләре район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә даими рәвештә бирелеп барылмаган очракта, аларның исемлеге премия бирү беркетмәсенә кертелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев