Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кыш бабайлы һәм Кар кызлы бәйрәмдә

12 декбарь көнне “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Илдар Гыйниятуллин үзенә көрәш түгәрәгенә йөрүче малайлар һәм кызларны бәйрәмгә чакырды.

Моның өчен билгеле бер сәбәп тә бар: күптән түгел “Батыр” спорт комплексында татарча көрәш буенча спорт остасы Расих Габдрахманов призына үткәрелгән ярышта командалар беренчелегендә Теләче урта мәктәбе командасы беренче урынны яулап, шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов тарафыннан бирелгән бүләккә - тәкәгә лаек булган иде. Алга китеп булса да әйтеп узыйк, кунакка чакырулы балалар әлеге тәкә итеннән пешерелгән шулпадан һәм башка төрле тәм-томнардан авыз иттеләр. Чарага балалардан тыш,  җәй көне һәм күптән түгел көрәш буенча дөнья, Россия чемпионатында җиңү яулаган Фирзәр Гыйниятуллин, Динар Кәримуллин һәм Ренас Кәлимулиннар да чакырулы иде.
 “Гурман” кафесында узган әлеге бәйрәмдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та катнашты һәм яшь көрәшчеләребезгә матур теләкләрен җиткерде.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев