Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кышкы каникуллар” акциясе

Татарстан Республикасында, шул исәптән районыбыз юлларында 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе бара.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре кышкы каникуллар алдыннан профилактика эшчәнлеген тагын да көчәйтте. Рейдлар барышында алар балаларның махсус утыргычларда йөртелүенә, мәктәп автобусларының төзеклегенә, яшь  җәяүлеләрнең юл аша чыкканда, чана-чаңгы һәм тюбингларда шуганда кагыйдәләрне үтәүләренә һәм шугалакларның автомобиль юллары белән кисешү-кисешмәвенә аерым игътибар бирәчәк. Бу көннәрдә инспекторлар “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хәрәкәте дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында балаларның иминлеге, тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктылыкны кайтаручы элементларны булдыруның әһәмияте турында  әңгәмәләр үткәрәләр, лекцияләр укыйлар. 

Тәртип сакчылары балаларның үзләреннән дә, әти-әниләрдән дә юлларның хәвефле урын булуын исләреннән чыгармауларын үтенә. Автомобиль йөртүчеләрдән карлы, буранлы көннәрдә, бозлавыкта тизлек режимын саклаулары сорала.  

  • Әлегедәй һава шартларында рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә килеп туган хәлдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сайлау сорала. Руль артына cаклык каешын куймыйча утыру, тоташ линияне кисеп каршы як полосага чыгу очраклары да аяныч тәмамланырга мөмкин, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин.

Исерек йөртүчеләргә дә талканнары коры аларның. Бәйрәм көннәрендә андыйларның саны аеруча ишәя икән. Районның баш автоинспекторы әйтүенчә,  Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге буенча автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне  ел ярымнан ике елга кадәр машина хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф түләттерү карала. Инспекторлар тарафыннан икенче тапкыр тоткарланган очракта, өч елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү карала,  штраф күләме 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Җәмәгать судьясы әлеге җәзаны  480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки ике ел иректән мәхрүм итү җәзасы рәвешендә дә билгеләргә мөмкин. Машинаны исә штрфстоянкадан бары ОСАГО полисына кертелгән кеше генә алырга хокуклы.

Фәнил Гаязов

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев